Без дә бәйрәм дәрте өстәдек

Татарстаныбызда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә. 30 нчы август көнне сәнгать мәктәбе каршында оешкан «Мөслим тугайлары » фольклор ансамбле Казанга «Уйнагыз, гармуннар!» кысасы астында үтә торган сәнгать бәйрәменә барды. Ул, гадәттәгечә, Г. Камал театры каршындагы мәйданда үтте.

DSC07288 (NXPowerLite)DSC07289 (NXPowerLite)DSC07290 (NXPowerLite)DSC07294 (NXPowerLite)DSC07292 (NXPowerLite)DSC07296 (NXPowerLite)DSC07298 (NXPowerLite)DSC07299 (NXPowerLite)DSC07303 (NXPowerLite)DSC07306 (NXPowerLite)DSC07309 (NXPowerLite)DSC07310 (NXPowerLite)IMG_2466 (NXPowerLite)IMG_2480 (NXPowerLite)IMG_2483 (NXPowerLite)

0

Котлыйбыз!

 Хөрмәтле якташыбыз, язучы -прозаик һәм драматург, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Аны бу олы дәрәҗә белән ихлас күңелебездән котлыйбыз һәм аңа тагы да зуррак иҗат уңышлары, саулык — сәламәтлек телибез.

DSC06758 (NXPowerLite)DSC06716 (NXPowerLite)DSC05894-NXPowerLiteDSC07336 (NXPowerLite)

0

Әхмәт тә 65 тә

20 нче августта Мөслим районы Сал.Мухан авылында яшәп һәм иҗат итеп ятучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, прозаик, публицист Әхмәт Дусайлыга 65 яшь тулды.Соңгы вакытларда ул 1700 дән артык  татар язучыларын, татар теленә бәйле булган төрле сүзлекләрне, Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройларын интернетка кертү белән мәшгуль.Әхмәт Дусайлы интернет челтәре буенча игълан ителгән төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаган шәхес.Без аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер һәм иҗади уңышлар телибез.

DSC07270 (NXPowerLite)DSC07276 (NXPowerLite)DSC07267 (NXPowerLite)DSC07269 (NXPowerLite)DSC07268 (NXPowerLite)DSC07271 (NXPowerLite)

0