Мансур абыйга — 90!

17 нче сентябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп орден — медальләр иясе, мәгариф ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улына 90 яшь тулу тантанасы билгеләп үтелде.

DSC07431 (NXPowerLite)DSC07438 (NXPowerLite)view_623223_806701DSC07443 (NXPowerLite)view_623223_806703DSC07444 (NXPowerLite)DSC07446 (NXPowerLite)DSC07448 (NXPowerLite)DSC07449 (NXPowerLite)DSC07460 (NXPowerLite)DSC07462 (NXPowerLite)DSC07463 (NXPowerLite)

        Мансур бабайга  — 90

Мансур бабай! Сез бит безнең өчен

Тере тарих, яугир, каһарман.

Сокланабыз Сезнең сабырлыкка,

Каян Сездә шундый көч, дәрман?

 

Мансур бабай! Тере шаһите Сез

70 еллык Җиңү таңының.

Сезгә тупланган күк батырлыгы,

Матурлыгы  Мөслим ягының.

 

Кулларымнан килсә, Мансур бабай,

Тормас идем бер дә хакыннан,

Яшьлек бирер идем бүләк итеп,

Һәйкәл кояр идем алтыннан.

 

Рәхмәт Сезгә тыныч тормыш өчен

Барлык укучылар исеменнән.

Сезнең үрнәк, батыр үткәнегез

Чыкмас мәңге безнең исебездән!

 

Юбилеегыз котлы булсын, Мансур бабай!

0

«Сүнмәс дәрт» ләр балкыды

10 нчы сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 3 нче Республика «Балкыш» фестивалендә катнашучы ветераннарның зона туры үтте. Анда 10 районнан килгән сәнгать коллективлары катнашты. Мөслим районының  «Сүнмәс дәрт»  ветераннар клубы чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте. Концерттан соң  төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчәннәр дипломнар белән бүләкләнде.

DSC07410 (NXPowerLite)DSC07414 (NXPowerLite)DSC07415 (NXPowerLite)DSC07416 (NXPowerLite)DSC07421 (NXPowerLite)DSC07427 (NXPowerLite)view_622478_802592view_622478_802597view_622478_802598view_622478_802601view_622478_802605view_622478_802611view_622478_802617

0

Мөслимдә музей ачылды

4 нче сентябрь көнне элеккеге музыка мәктәбе бинасында капиталь ремонттан соң районыбызның туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен ачты. Ул тантанага республикадан килгән кунаклар һәм районыбызның күренекле шәхесләре дә чакырылган иде.Музейда Рәсәйнең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы — якташыбыз Зөлфия Мөхәммәтдинованың  (Гаусиева) шәмаилләр һәм тугралар күргәзмәсе оештырылу бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте.Тантанада катнашучылар Зөлфия Мөхәммәтдинова тарафыннан иҗат ителгән һәм үз исемнәре  гарәп графикасы белән язылган значоклар да сатып алу бәхетенә иреште.

DSC07341 (NXPowerLite)DSC07340 (NXPowerLite)DSC07343 (NXPowerLite)DSC07342 (NXPowerLite)DSC07344 (NXPowerLite)DSC07345 (NXPowerLite)DSC07347 (NXPowerLite)DSC07349 (NXPowerLite)DSC07351 (NXPowerLite)DSC07352 (NXPowerLite)DSC07355 (NXPowerLite)DSC07359 (NXPowerLite)DSC07361 (NXPowerLite)DSC07358 (NXPowerLite)DSC07365 (NXPowerLite)DSC07362 (NXPowerLite)DSC07363 (NXPowerLite)DSC07367 (NXPowerLite)DSC07366 (NXPowerLite)

0

Күргәзмәдә — Роза Низамова эшләре

3 нче сентябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният сараеның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган укытучысы Роза Нәгыйм кызы Низамованың чигү ысулы белән иҗат ителгән әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә 4 дистәдән артык иҗат эше тәкъдим ителгән. Авторга саулык — сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.

DSC07327 (NXPowerLite)DSC06798 (NXPowerLite)DSC07329 (NXPowerLite)DSC07331 (NXPowerLite)DSC07334 (NXPowerLite)DSC07333 (NXPowerLite)DSC07328 (NXPowerLite)DSC07330 (NXPowerLite)DSC07332 (NXPowerLite)

0