Районыбызда — әдәбият көннәре

8 — 9 нчы декабрь көннәрендә районыбызда татар әдәбияты көннәре үтте. Ул якташ язучыбыз Фоат Садриевка Татарстан Республикасының Халык язучысы исеме бирелү уңаеннан үткәрелде. Чарага Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән язучылар килде.  Алар 5 мәктәптә укучылар белән очрашты, китапханәдә авылны ничек саклап калу турында «Түгәрәк өстәл» артында сөйләштеләр, кич барлык район халкы белән кызыклы очрашу булды. Икенче көнне «Агромастер»га сәяхәт кылдылар, районыбызның яңартылган өлешләрен карадылар,  Туган якны өйрәнү музеенда булдылар, мәрхүм язучыларыбыз Флүс Латыйфи, Харрас Әюп каберләрен зиярәт кылдылар һәм чәчәкләр салдылар.2014-12-08 08-51-14 (NXPowerLite)2014-12-08 08-52-20 (NXPowerLite)2014-12-08 13-51-42 (NXPowerLite)2014-12-08 16-12-40 (NXPowerLite)2014-12-08 18-34-06 (NXPowerLite)2014-12-08 18-34-36 (NXPowerLite)DSC07785 (NXPowerLite)DSC07786 (NXPowerLite)DSC07787 (NXPowerLite)

0

«Сүнмәс дәрт»кә -20 яшь

2014-12-04 12-42-28 (NXPowerLite)2014-12-04 12-43-02 (NXPowerLite)2014-12-04 12-44-26 (NXPowerLite)2014-12-04 12-46-28 (NXPowerLite)2014-12-04 12-49-00 (NXPowerLite)2014-12-04 13-05-12 (NXPowerLite)

Шушы көннәрдә ветераннарның «Сүнмәс дәрт» клубы оешуга 20 ел тулды. Шул уңай белән ул район хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булды. 4 нче декабрь көнне үзешчәннәр өчен чәй табыны әзерләнде. Анда ветераннар  элекке елларда үзешчән коолективта чыгыш ясап бакыйлыкка күчкәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алда торган бурычларга тукталдылар.Җитәкчеләр тарафыннан ветераннарга әйтелгән рәхмәт сүзләре өлкәннәрне тагын да үз эшләренә җаваплырак карарга рухландырды.

0