Чишмә суы эчәбез

22 нче гыйнвар көнне Мөслим авылына килүче Ташлыяр чишмәсен ачу тантанасы булды. Анда республика җитәкчелеге белән рәттән 14 район вәкилләре, Мөслим районы ветераннар Советы әгъзалары,төрле  матбугат вәкилләре катнашты. Секундына 19 литр су белән тәэмин итә торган чишмә суының сыйфаты бөтен таләпләргә туры килүе турында мәгълүмат бирелде.Шул ук көнне кунаклар Мөслим авылы канализация суының биологик юл белән чистартыла торган корылмасын да карадылар һәм күпләргә үрнәк икәнлеген ассызыклап үттеләр.Хәзер Мөслим авылына Иске Вәрәш һәм Ташлыяр чишмәләреннән су килә.

ветераннар (NXPowerLite)ташлыяр чишмэсе (NXPowerLite)чишмэ ачу (NXPowerLite)семинар. 22.01.15 (NXPowerLite)тышкы як (NXPowerLite)чистарту корылмасында (NXPowerLite)

0

Рәйхан Хантимеровка — 60

20 нче гыйнварда  элеккеге туган якны өйрәнү музее директоры, хәзерге музей хезмәткәре Рәйхан Хантимеровка 60 яшь тулды.Ул күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аны бу олуг юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Саулык — сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез

.DSC07965 (NXPowerLite)DSC07961 (NXPowerLite)Рәйхан

0

Бәһиҗә апага — 75

17 нче гыйнвар көнне РСФСР Верховный Советы депутаты, алдынгы терлекче, җирле Совет рәисе, колхоз рәисе, ветераннар Советы рәисе урынбасары, «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубының актив әгъзасы Баһауова Бәһиҗә Сәрвәретдин кызына 75 яшь тулды. Аңа саулык — сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез.

DSC03084 (NXPowerLite)

0