28 нче март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында бертуган Нәҗмиевләр истәлегенә татар халык уен коралларында уйнаучыларның конкурсы булып узды. Фойеда исә кул эшләре күргәзмәсе һәм конкурсы да оештырылды. Жюри ике төр конкурстагы җиңүчеләрнең дә эшләрен бәяләде. Кич белән, галаконцертта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, район башлыгы Р.Х. Муллин һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.
Түбәндәге концертта сез якташ җырчыларыбыз Азат Кәримов һәм Рөстәм Гыйльфановларны, баянчы Айдар Әхмәтҗановны күрә һәм тыңлый аласыз.