Районда беренчеләрдән булып

27 нче апрель көнне Михайловка авылы клубында авыл җирлеге,мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, якын – тирә авылларның имамнары катнашында Әдәбият елы уңаеннан Мөслим авылында яшәп иҗат итүче язучылар Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина, Лилия Садриева, Мөҗәһит Әхмәтҗановлар, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, район җәмәгатьчелек Советы рәисе Моряк Юсупов катнашында укучылар һәм авыл халкы белән очрашу булды.Очрашуда укучылар язучыларның әсәрләрен укыдылар, мөнәҗәтләр әйтелде, сорауларга җаваплар алынды. Чараны оештырган Михайловка имам – хатыйбы Расыйх Каюмовка халык үзенең рәхмәтен белдерде.

DSC08401 (NXPowerLite)DSC08408 (NXPowerLite)DSC08405 (NXPowerLite)DSC08406 (NXPowerLite)DSC08402 (NXPowerLite)DSC08400 (NXPowerLite)DSC08410 (NXPowerLite)DSC08403 (NXPowerLite)

0

Чуракайда — Мөслим язучылары

6 апрель көнне Актаныш районы Чуракай авылы мәдәният йортында Әдәбият елы уңаеннан Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрә Лилия Садриева, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Мөҗәһит Әхмәтҗановлар белән очрашу кичәсе булды.Кичәгә мәктәп укучылары, яшьләр, хезмәт ветераннары килгән иде. Чара олы әзерлек: язучыларның әсәрләреннән сәхнәләштерелгән номерлар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

DSC08353 (NXPowerLite)DSC08354 (NXPowerLite)DSC08356 (NXPowerLite)DSC08358 (NXPowerLite)DSC08359 (NXPowerLite)DSC08365 (NXPowerLite)DSC08369 (NXPowerLite)DSC08371 (NXPowerLite)DSC08372 (NXPowerLite)DSC08375 (NXPowerLite)DSC08376 (NXPowerLite)DSC08380 (NXPowerLite)DSC08381 (NXPowerLite)DSC08373 (NXPowerLite)DSC08386 (NXPowerLite)

0