Балның каян табылганын
Барыбыз да беләбез.
Ә шикәр каян килә соң?
Шул турыда сөйләгез. Читать далее
Архив рубрики: Шигырь бәйләмнәре
Минем әти — җиңүче
Минем әти җиңә генә,
Җиңелүне һич сөйми.
Кая гына барса да ул
“Җиңеп кайттык” дип сөйли. Читать далее
Йонга баткан кечкенә этләрне күргәч
Әллә тәгәрәп килә,
Әллә мәрәләп килә,
Бөтен җире йон гына,
Шуңа йөри шым гына. Читать далее
Карачкы ярдәм итте
Быел чеби, бәбкә белән
Тулды ишек алдыбыз.
— Әни, — димен, — ник аларны
Бу кадәр күп алдыгыз?
— Син бит инде үстең, улым,
Бәбкә генә сакларсың…
Әниемнең ышанычын
Менә ничек аклармын?
Уйлый – уйлый баш ваттым да
Хәйләсен тиз таптым мин.
Бер карачкы ясадым да
Читтән карап яттым мин.
Каргалар да, тилгәннәр дә
Гел куркышып беттеләр.
Карачкыны әллә каян
Әйләнеп үк үттеләр.
Чөнки аның муенына
Мин язып элгән идем:
“Балаларны урларга һич
Ярамый” дигән идем.
Тилгәннәрнең күзе очлы,
Ерактан ук күргәндер.
Башкаларга да хәбәрне
Тилгәннәр җиткергәндер.
Торбадан килсә иде
Әбиемнәр авылында
Хәзер суга бармыйлар.
Элеккечә, өеп — өеп,
Утыннар да ярмыйлар. Читать далее
Минем иркә пескәем
Бар минем бер пескәем,
Иркәнең дә иркәсе.
Белмим, аны башкача
Ничек атап йөртәсе?.. Читать далее
Һич төшенмим
Тыңлаусыз да соң бу әни,
Уздыра әтине дә.
Төпчек улым дип тә тормый,
Санга сукмый мине дә. Читать далее
Сыныйлар
Безне һәрчак сыныйлар,
Сынамый һич тормыйлар.
Кызлары да хәйләкәр:
Сынамый кочтырмыйлар. Читать далее
«Елата – елата…»
Елата – елата
Теш чыга Ләйсәнгә.
Бу бит зур вакыйга
Ни генә дисәң дә. Читать далее
Ләйсән туды
Әни бүлнискә китте дә
Бәби тапты.
Ә без аңа исем эзләп
Башлар ваттык.
Тәки таптык… Читать далее