Яктыртуын яктырта да
Җылытмый җылытуын.
Үзе киеп куйган бугай
Бик туңгач җылы тунын. Читать далее
Архив рубрики: Их кар яуса!
«Әй уйныйбыз, шаярабыз…»
Әй уйныйбыз, шаярабыз
Йомшак карның өстендә.
Ап – ак кышны яратабыз
Менә шуның өчен дә. Читать далее
Африкада кар яуган
Африкада кар яуган, ди,
И кызык та булгандыр.
Яланаяк йөрүчеләр
Нишләгәндер?
Туңгандыр. Читать далее
Теләк
Кыш икән, ул кыш булсын:
Карлары явып торсын,
Салкыннары чеметеп,
Бураннары котырсын. Читать далее
Каурый болытлар
Каурый болытлар кайларга
Киткәннәр икән йөзеп?
Кайтырлар әле кыш үткәч,
Бөтен дөньяны гизеп. Читать далее
Бабам да Кыш бабай кебек
Яңа еллар киләләр дә
Искергәчтен китәләр.
Безне бер яшькә үстереп,
Бик бәхетле итәләр. Читать далее
Чаңгы шудым
Кайда син, Кыш бабабыз?
Кар төшә дә эреп бетә,
Күрмичә дә калабыз.
Кайда йөри икән соң бу
Аксакал Кыш бабабыз? Читать далее
Карлар да тау шуалар
Ап – ак карлар кыш буена
Безгә таулар шудырды.
Балаларым күңел ачсын,
Диеп шатлык тудырды. Читать далее
Грипп куабыз
Ел саен безнең мәктәпне
Карантинга ябалар.
“Грипп чоры, — дигән булалар,
-Терелегез, балалар…” Читать далее