(булган хәл)
Күбәк дигән мәдрәсәле
Бер зур авыл булган, ди.
Ул авылда игенчеләр,
Терлекчеләр торган, ди.
Узган гасыр башларында –
Егерменче елларда
Күбәклеләр, бәхет эзләп,
Йөргән төрле юлларда.
Бер төркем ир – ат башына
Кызык уйлар килгән, ди.
Чөнки алар киләчәкне
Алдан күрә белгән, ди.
-Әгәр без, — дип сөйләшкәннәр,
— Күбәк авылын ташласак,
Көнбатыштагы урманда
Йортлар төзи башласак,
Безнең арттан килүчеләр,
Теләүчеләр табылыр.
Аллаһ боерса, ул урын
Бер дигән авыл булыр.
Шул турыда башкалага
Хат та сырлап салганнар.
Озак та тормый, Мәскәүдән
Җавап хаты алганнар.
Ул хат урысча булса да,
Укып аңлаганнар, ди.
Тик файдалы сүзне генә
Таба алмаганнар, ди.
Гәрәйхан абзый ул хатны
Ерткан да аткан утка.
-Төпләнергә рөхсәт! – дигән,
Һәм эшләр киткән хутка.
Авыл буласы урынны
Күптән эзләп тапканнар.
Бергәләшеп барганнар да
Казыкларын какканнар.
Чишмәсе тау астында , ди,
Инеше – Түреш икән.
Менә шушы инеш инде
Авылны Түреш иткән.
Ерак та түгел авылдан
Куш Чишмәсе дә булган.
Якын – тирәдә тагын да
Күп чишмәләр табылган.
Күбәк ягыннан күренә
Кала, Вәли таулары.
Алар гүя искәртәләр,
Үткән Пугач яуларын.
Тирән Чокыр һәм Тәпәклек-
Сихри бер дөнья сыман.
Әйтерсең бөтен гүзәллек
Шул урыннарга сыйган.
Авыл үскән һәм зурайган,
Гүзәллеген күргәннәр.
Үрәзмәт, Бүләк шикелле
Авыллардан килгәннәр.
Аллаһ йортсыз авыл булмый,
Мәчет төзеп куйганнар.
Буасы да кирәк , диеп,
Инешләрен буганнар.
Түрешкә килгән тырышлар:
Агач төпли торганнар.
Яңа басулар эшкәртеп
Чәчкәннәр һәм урганнар.
Мәктәп тә булган Түрештә,
Колхозы да төзелгән.
Коммунизмга барганнар
Ленин бабай эзеннән.
Илгә фашист басып кергәч,
Авыл читтә каламы?
Сугыш кызганып тормаган
Ни ата, ни баланы…
Алты дистәдән дә артык
Ир – ат киткән авылдан.
Тик утызы исән кайткан,
Калганы вафат булган.
Түрешлеләр бөтен яктан
Уңганнар һәм булганнар.
Хезмәтләрендә алдынгы,
Белемгә омтылганнар.
Укытучы, очучылар,
Артистлар, язучылар…
Түрештә бетәрлек түгел
Шөһрәт, дан алучылар.
Наил Әюп Рәсәйдә
Ат казанган, дан алган.
Камал театрында ул,
Иң танылган саналган.
Наил җырларын бүген дә
Яратып тыңлый халык.
Ул уйнаган театрны
Карыйлар, ди, таң калып.
Мирза Бәлүл улы әнә
Зур эшләр башкарган, ди.
Съезд делегаты булып,
Мәскәүгә дә барган, ди.
Түреш авылын шулай да
Бик бәпләп тормаганнар:
Халык белән киңәшмичә,
Имәннәрен кырганнар.
Югыйсә бит ул имәннәр
Кемгә зыян салгандыр…
“Чәчүлек җир җитми” дигән
Сүзләр барсы ялгандыр…
Имәннәр төпләнеп беткәч,
Авылның төсе киткән.
Шәһәргә күчәм, дип йөргән
Яшьләргә шул да җиткән.
Ни юлы, ни телефоны,
Ни газы юк авылдан
Гаилә белән китүләр дә
Тоелмаган авырдан.
Авылда яшьләр кимегәч,
Туучылар аз булган.
“Киләчәге бетте” диеп,
Мәктәбе дә ябылган.
Елап калган чишмәсе дә,
Сукмагын баскан чирәм.
…Үлеп барган авылларның
Сәбәпләре бик тирән.
Ләкин киткәннәр әле дә
Сагынып кайталар, ди.
Уйнап – үскән болыннарын
Кочаклап яталар, ди.
Һәм ни хикмәт…Түрешкә дә
Газ, телефон, су кергән.
Авылда калган өлкәннәр
Дөнья рәхәтен күргән.
Депутат Роберт Миңнуллин
Түрешебезне үз иткән:
Авылга һәм урамнарга
Асфальт юллар төзеткән.
Халык шагыйре Түрешне
Һәрчак искә ала, ди.
Халык белән очрашырга
Вакытын да таба, ди.
Шагыйрь Харрас бу юллардан
Җилдергән машинада.
Көтмәгәндә вафат булу
Килмәгән башына да.
Аның җәсәден Түрешнең
Зиратына күмгәннәр.
Җеназасына Казаннан,
Күп җирләрдән килгәннәр,
Һәм авылның чишмәсенә
Харрас исемен биргәннәр.
Аның иҗаты мәңгелек
Чишмә кебек , дигәннәр.
Харрас чишмәсе бүген дә
Челтер – челтер ага, ди.
“Бигрәк матур чишмә бу!..” дип
Сокланалар аңа, ди.
Карталарда булмаса да,
Түреш авылын беләләр.
Асфальт юлдан матурлыгын
Күрергә дип киләләр.
Гөрләп чәчәк атмаса да,
Түреш – безнең горурлык.
Авылдашларым өчен ул
Җәннәтеңә торырлык.
Авылымның истәлекле урыннары, йортлары, ихаталары
«Түрешем» җыры. Башкара Мөҗәһит Әхмәтҗанов.
Илгиз Закиров музыкасы, Мөҗәһит сүзләре. Клипмейкер Айдар Әхмәтҗанов.
https://cloud.mail.ru/public/MM9B/4uHr3prT9
https://youtu.be/3ryw-9iSZbI — «Туган авылым Түреш» — шигъри тарих.
**********************************************************