17 нче сентябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп орден — медальләр иясе, мәгариф ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улына 90 яшь тулу тантанасы билгеләп үтелде.
«Сүнмәс дәрт» ләр балкыды
10 нчы сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 3 нче Республика «Балкыш» фестивалендә катнашучы ветераннарның зона туры үтте. Анда 10 районнан килгән сәнгать коллективлары катнашты. Мөслим районының «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте. Концерттан соң төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчәннәр дипломнар белән бүләкләнде.
Мөслимдә музей ачылды
4 нче сентябрь көнне элеккеге музыка мәктәбе бинасында капиталь ремонттан соң районыбызның туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен ачты. Ул тантанага республикадан килгән кунаклар һәм районыбызның күренекле шәхесләре дә чакырылган иде.Музейда Рәсәйнең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы — якташыбыз Зөлфия Мөхәммәтдинованың (Гаусиева) шәмаилләр һәм тугралар күргәзмәсе оештырылу бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте.Тантанада катнашучылар Зөлфия Мөхәммәтдинова тарафыннан иҗат ителгән һәм үз исемнәре гарәп графикасы белән язылган значоклар да сатып алу бәхетенә иреште.
Күргәзмәдә — Роза Низамова эшләре
3 нче сентябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният сараеның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган укытучысы Роза Нәгыйм кызы Низамованың чигү ысулы белән иҗат ителгән әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә 4 дистәдән артык иҗат эше тәкъдим ителгән. Авторга саулык — сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.
Без дә бәйрәм дәрте өстәдек
Татарстаныбызда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә. 30 нчы август көнне сәнгать мәктәбе каршында оешкан «Мөслим тугайлары » фольклор ансамбле Казанга «Уйнагыз, гармуннар!» кысасы астында үтә торган сәнгать бәйрәменә барды. Ул, гадәттәгечә, Г. Камал театры каршындагы мәйданда үтте.
Котлыйбыз!
Хөрмәтле якташыбыз, язучы -прозаик һәм драматург, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Аны бу олы дәрәҗә белән ихлас күңелебездән котлыйбыз һәм аңа тагы да зуррак иҗат уңышлары, саулык — сәламәтлек телибез.
Әхмәт тә 65 тә
20 нче августта Мөслим районы Сал.Мухан авылында яшәп һәм иҗат итеп ятучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, прозаик, публицист Әхмәт Дусайлыга 65 яшь тулды.Соңгы вакытларда ул 1700 дән артык татар язучыларын, татар теленә бәйле булган төрле сүзлекләрне, Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройларын интернетка кертү белән мәшгуль.Әхмәт Дусайлы интернет челтәре буенча игълан ителгән төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаган шәхес.Без аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер һәм иҗади уңышлар телибез.
Сабантуйлар бизи Мөслимне
Түрештә — район аксакаллары
2014 нче елның 4 нче июнендә район ветераннар Советының киңәйтелгән күчмә президиум утырышы булды.Анда зиратларның торышы һәм «Авылым чишмәләре» хәрәкәтенең барышы мәсьәләләре каралды. Җирле үзидарә Советлары каршындагы ветераннар Советлары рәисләре һәм район ветераннар Советы әгъзалары түбәндәге авыл зиратларында һәм чишмәләрендә булдылар:Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Елгабаш, Исәнсеф Чишмә, Үрәзмәт, Баек, Күбәк, Түреш, Метрәй.Утырыш район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов җитәкчелегендә үтте.Чарада Мөслим муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.
Дамир Гарифуллинга — 75 яшь
Язучы – журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф, җир төзүче инженер, Совет солдаты, партоешма секретаре, колхоз рәисе урынбасары, КПССның Сарман районы комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, “Социалистик Татарстан” газетасының махсус хәбәрчесе, “Сарман” район газетасының җаваплы мөхәррире, робагыйлар остасы , күп кенә китаплар һәм җырлар авторы, шәҗәрәләр төзүче, һәвәскәр тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рәсәй гуманитар академиясенең Мактаулы академигы, бүгенге көндә лаеклы рәвештә ял итүче Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинга 75 яшь тулды. Шушы көннәрдә Сарман мәдәният сараенда аның юбилеена багышланган зур тантана булды. Юбилейда Мөслим районыннан язучының каләмдәшләре Фоат Садриев һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар катнашты.