Урындагы кешеләргә — урынсыз сораулар
Күптән түгел якташыбыз , күренекле журналист Рәшит Минһаҗның (Мәлләтамак авылы егете, «Ватаным Татарстан» гәзитендә эшли)) «Урындагы кешеләргә — урынсыз сораулар» исемендәге китабы басылып чыкты. Әлеге китапта күренекле замандашларыбызның дөнья барышы, ил — көн тормышы, җәмгыятебез яшәеше турындагы уй — фикерләре урын алды. Акыллыга әйттем — уйлады да белде, акылсызга әйттем — кычкырды да көлде, дигән халкыбыз табышмак турындагы табышмакта. Табышмак турында гына түгел бу.