Сабалылар «Тамчы гөл»не зурлаган

view_691066_1158634view_691066_1158644view_691066_1158670DSC_0305(2)DSC_0347(1)DSC_0359(1)view_691066_1158692DSC_0367(3)DSC_0388(4)

Күптән түгел Сабада язучы-публицист, композитор Рөстәм Зариповның иҗат кичәсе үтте.

Аны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов районның Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Рөстәм Зарипов республика матбугатында чыгып килүче үткен телле мәкаләләре, уйландырырлык язмалары, Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Дусларга», «Бүре» һәм башка популяр җырлары аша таныш. Җитмешенче еллардан бирле олысы да кечесе дә яратып башкарган «Тамчы гөл» җырының да авторы ул!

Рөстәм Зариповның иҗаты,мөгаен, безнең Мөслимдә бөреләнгәндер. Мөслим аның иҗатына канат куйгандыр, дию дә күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килми микән? Чөнки ул озак еллар буе безнең районда юллар төзү оешмасында һәм эчке эшләр бүлегендә эшләде. Аның язмаларындагы геройларның күбесе — безнең райондашлар икәнлеген дә искәртсәк, ул эчке дөньясы белән Мөслимнеке була да куя…Рөстәм дускай, сине барлык мөслимлеләр исеменнән бик матур үткән иҗат кичәң белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары сиңа!

0

Җиңүләрдән — җиңүләргә!

31 нче октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә ачык Россиякүләм  вокаль фестиваль – конкурс  үткәрелде. Анда Мөслимебезнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче җырчылар Алинә Әхмәтҗанова  һәм Илсур Кирамовлар катнашты. Алинә 3 нче Дәрәҗә лауреат исеменә, Илсур “Этно – музыкаль традицияләрне саклаганы өчен”  дипломына лаек булды.Алинәнең концертмейстры – гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы – Булат Әхмәтҗанов.

IMG_20151031_145850  DSC06171 (NXPowerLite)  DSC06174 (NXPowerLite)

 

0

«Калфаклы сандугач — 2015»

 

30 нчы октясарабрь көнне Казан шәһәренең  4 нче гимназиясендә татар халкының сөекле композиторы  Сара Садыйкованың тууына 109 ел  һәм аның кызы Әлфия Айдарскаяга 90 яшь тулу уңаеннан  “Калфаклы сандугач-2015” татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII  төбәкара ачык фестиваль — конкурсы булып узды.  Төрле төбәктән 130 га якын укучы катнашты. Шулар арасында  Мөслим районыннан да укучылар  бар иде.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы,  Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Нияз Мирзаянов вокал-соло номинациясендә җырлап,   Татарстан Республикасының  мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына ия булды, җитәкчеләре: Гөлназ Юсупова белән Мирзаянов Айдар.

Мөслим балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче, Мөслим лицеенда белем алучы Нуриева Эльвина жыр номинациясендә Мәгариф һәм фән министрлыгының I нче дәрәҗә Дипломына һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды, Гала концертта чыгыш ясау  хокукы алды. Җитәкчеләре: югары категория музыка укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова белән Лилия Заянова.

IMG_20150403_124029

0