Шушы көннәрдә районның иҗтимагый Советы әгъзалары Татарстанның атказанган укытучылары Фирая һәм Моряк Йосыповларның яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчаларында, йорт музейларында булдылар.Дистә еллар дәвамында башкарылган матур эшләрне күреп, һәркем хәйран калды.
Архив за месяц: Сентябрь 2016
«Хәләф чишмәсе»
24 нче сентябрь көнне Метрәй авылы янында үзенең бөтен гомерен Мөслим халкын тәрбияләүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , тумышы белән Метрәй авылыннан булган Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов хөрмәтенә «Хәләф чишмәсе»н ачу тантанасы булды.Бу изге эш аның уллары Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар инициативасы белән башланды һәм 2 ай дигәндә шундый дәрәҗәгә җитте. Районыбызда чишмәләргә булган игътибар тагын да артсын һәм Айрат һәм Айдар кебек игелекле җаннар күбрәк табылсын иде.
Хәләф чишмәсе
Сөекле әтиебез Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов истәлегенә
Челтерәп аккан шушы чишмә кебек
Үткәнгәме тормыш юлларың,
Истәлегең булып агып ята
“Хәләф чишмәсе” нең сулары.
Метрәй тауларының куеныннан
Тибеп чыккан изге чишмә ул.
Мөслимемә яшәү дәрте биргән
Ык суына барып төшә ул.
Таллардагы сандугачлар сиңа
Җыр багышлый кебек тоела.
Чишмәң суы күңелләребезне
Сафландырсын гомер буена.
“Хәләф чишмәсе”нең суын эчеп,
Йөрәкләргә көч, дәрт алырбыз.
Якты истәлегең, маяк итеп,
Гасырларга алып барырбыз.
Чишмәң буе бәйрәм төсе алыр,
Авылдашлар монда күрешер.
Һәрбер изге гамәлебез сиңа
Дога булып барып ирешер.
Иншаллаһ!
Харрас Әюп турында китап
Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында язучы Роза Хәбибуллина авторлыгында тууына 70 ел тулу уңаеннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Харрас Әюп турында шул исемдәге китап 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Анда Харрас замандашларының истәлекләре, фотолар белән бергә китап авторының шагыйрь тормышын һәм иҗатын чагылдырган әдәби – документаль бәяны да урын алган.Харрас Әюпнең байтак кына популяр шигырьләре дә туплап бирелгән.