Бәйге үтте

28 апрель көнне Иске Карамалы Мәдәният йортында якташыбыз Харрас Әюп истәлегенә  багышланган  районкүләм шигырь язучылар бәйгесе үтте.Аның төп оештыручысы — Иске Карамалы  китапханәчесе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлназ Шәмси. Бәйге җиңүчеләре Мактау кәгазьләре, дипломнар, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.Бәйгедән кайбер кадрлар:

0

Учымда — синең җылың

Күптән түгел якташыбыз, яшь шагыйрә Лилия Шәймиеваның Казан шәһәрендә «Учымда — синең җылың» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бу инде аның икенче китабы.Китап бары тик лирик шигырьләрдән генә тора.Китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителер, дигән теләктә калабыз.Авторга яңа иҗат уңышлары, саулык — сәламәтлек телибез.

 

0