Кабер ташы яңартылды

7 нче май көнне Дусай  авылы зиратында сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Бәдыйк Салихов каберенең яңартылган ташын ачу тантанасы булды.Анда Мөслим  муниципаль район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, җирле үзидарә әгъзалары, Бәдыйк Салиховның туганнары , авылдашлары, хәрбиләр, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.

0

«Данлы Дусай»

Шушы көннәрдә Казанның «Иделпресс» басмаханәсендә Мөҗәһит Әхмәтҗанов авторлыгында Мөслим районы Дусай авылы тарихы, топонимнары, тарихи фоторәсемнәр, авыл йортлары, кайбер нәсел шәҗәрәләре, шул авылдан чыккан күренекле һәм кызыклы шәхесләрнең тормыш юллары, эшчәнлекләре, иҗатлары яктыртылган «Данлы Дусай» исемендәге китап дөнья күрде. Китапны Нәҗибә Батыршинаның «Мөслим икмәге» кибетеннән сатып алырга була.

 

0