29 нчы октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният йортында Комсомолга 100 яшь тулган көн зурлап билгеләп үтелде.Читтән дә бик күп кунаклар кайткан иде.Кичәдә «Мөслим — безнең йөрәкләрдә» исемле китап та тәкъдим ителде.
Архив за месяц: Октябрь 2018
Факил бүләк алды
22 нче октябрь көнне татар халкының күренекле язучысы, әкиятче, Җәлилче Абдулла Алишның туган ягында — Спасс районы Көек авылында Абдулла Алишка яңа бюст ачу тантанасы булды. Шул ук көнне якташыбыз Факил Сафинга балалар әдәбияты өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге өчен Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк тапшырылды.Казаннан килгән бер төркем татар язучылары Абдулла Алишның музеенда булдылар һәм тантаналы кичәдә катнаштылар.Факил Сафинны бу мәртәбәле бүләге белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез һәм аңа саулык — сәламәтлек, иҗатында тагын да зур уңышлар телибез.
Факил кебек кешеләргә
Ышанырга була.
Аның белән рәхәтләнеп
Бушанырга була.
Иске зират яңара
19 октябрь көнне Мөслимнең иске зиратында Мөслим авылы ветераннары тарафыннан зур өмә үткәрелде.Ул урын тәртипкә китерелде, агач һәм куаклар утыртылды.Җәмәгатьчелек зиратның булачак күренешеннән бик канәгать булачагын белдерде.Мәрхүмнәрнең рухлары да бу үзгәрешләрне шатланып каршы алганнардыр, дигән фикердә калынды.