Минем сүзләр, Фирзәр Мортазин музыкасы.
Архив за месяц: Февраль 2020
Бар матурлык — табигатьтә
Оныкларга бер дәрес
Яңа китаплар
Әле шушы көннәрдә генә Казанда ике китабым дөнья күрде. Аларның төп нөсхәләре гарәп шрифтында иде. Мин аларны табып, үзебезнең графикага күчереп, китап укучыларга тәкъдим иттем. 20 нче йөзләрдә менә безнең дә шундый шагыйрьләребез булган. Нарат Асты авылыннан булган Әхсәншәех һәм Кәшиф Кормашевларның шигырьләре Тукай шигырьләре белән бергә бер үк матбугатта дөнья күргән.
Эзем калсын
Бу тормышта һәркемнең эзе кала. Ул эз төрлечә булырга мөмкин. Кемнәрдер батырлык кыла, хезмәтендә зур уңышларга ирешә, кемнәрдер матур гаиләсе белән халык күңеленә кереп кала, кемнәрдер үрнәк балалар үстерә, кемнәрдер язучы, шагыйрь, рәссам, музыкант буларак үзләренең эзләрен калдыралар.Күңелсез, ямьсез эзләр дә калырга мөмкин. Менә андый эзләр калдырудан Аллаһ үзе сакласын.Барыбыздан да халык күңеленә кереп калырдай матур эзләр генә калсын иде.