*** Опубликовано 31.08.2013 автором — Кеше кадере кайчан була? — Эшләгән чакта гына. Бер алган биеклегеңнән Төшмәгән чакта гына. 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Әйтерсең зифа каеннар Ак алъяпкыч такканнар. Яшел яулыкларын бәйләп, Юл буена басканнар. 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Бу таулар бик карттыр инде, Чәчләре дә агарган. Сәҗдәгә киткән әбидәй, Сафлык аңкый алардан. 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Юл буенда чыбыкларга Кунганнар да каргалар, Безгә хәерле юл теләп Дога укып калалар. +1 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Кыш килүне үзе көтте, Өр – яңа туны көтте. Кар яуганны тели – тели Бөрешеп , туңып бетте. 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором — Җирдә татар ничәү икән? — Җиде – сигез миллион. Ә шуларның ничәсендә Яши икән милли аң? 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Кыш бабай уңган да соң: Ясый таулар, ясый боз. Без, аңа бүләк итеп, Кар бабайлар ясыйбыз. 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Курчакларым, утырганда, Күзләрен дә йоммыйлар. Яткырдыңмы, “Әннә!” диеп Елыйлар да елыйлар. 0 0
*** Опубликовано 31.08.2013 автором Яшәү тәмен белгәч кенә Яшәргә иде әле. Күкрәми генә булса да Яшьнәргә иде әле. 0 0