Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова , Шәүкәт Галиев ,исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" медале иясе,Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов сайты
Баш хәрефтән башлана ул,
Озын йә кыска була.
Шуны хөрмәт иткән кеше
Телгә бик оста була.
Татарларның язуына
Ун ел хезмәт иткән ул.
Ничек кире кайтырга дип
Уйлап ята икән ул.
Ул язуның гомере озын:
Мең елдан артып киткән.
Һәм уңнан сулга языла.
Әйт, нинди язу икән?
Иң тирәндә ясалам мин,
Тик төрлечә язалар.
Шуңа күрә әйтә алмый
Мине кайбер балалар,
Хәтта абый, апалар.
Җөмләләрне төзегәндә,
Булыша алтыбыз да.
Безне онытырга сезнең
Юктыр бер хакыгыз да.
Бер гаиләдә алтау без,
Исем, зат алмашлыкларын
Төрләндереп ятабыз.
Томау төшкән кешеләр
Хәлебезне аңлыйлар.
Чөнки безне дөрес итеп
Алар әйтә алмыйлар.
Без бары тик дүртәү генә
Койрык тагып йөрүче.
Без нинди хәрефләр икән,
Бармы берәр белүче?
Безне татар сүзләреннән
Эзләп таба алмассыз.
Дөресен әйтеп бирсәгез
Оятка да калмассыз.
Алфавитта алты хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар.