Язучы Фоат Садриевка Опубликовано 19.09.2013 автором Мөслимдә бер драматург, Һәм иң кәттә язучы. Авылда яшәп, бердәнбер Халык исемен алучы. 0 0
Шагыйрь Харрас Әюпкә Опубликовано 19.09.2013 автором Харрас Әюп – олы шагыйрь, Нәшриятта баш мөхәррир. Аннан гайре спортчы да, Өстәвенә музыкант та Бармы икән берәр ир? 0 0
Шагыйрь Зөлфәткә Опубликовано 19.09.2013 автором Зөлфәт Зөлфәт булып кала, Зөлфәт – безнең горурлык. Үзен Тукайга тиңләгән Ун шагыйрьгә торырлык. +1 0
Шагыйрь Зөлфәткә Опубликовано 19.09.2013 автором Үзбәкнең бар Зөлфиясе, Ә татарның – Зөлфәте. Зөлфәтнең бар Фираясы, Фираяның Дөлфәте – Бик кадерле өлфәте. +1 0
Язучы Флүс Латыйфига Опубликовано 19.09.2013 автором Флүс, Флүс дия торгач, Үсте Латыйфигача. Иң беренчеләрдән булып Күчте ул латинчага. 0 0
Язучы Флүр Баһаутдиновка Опубликовано 19.09.2013 автором Якташларны барлый ул, Китап язып армый ул. Авыл өчен, халкы өчен Бигрәкләр дә важный ул. 0 0
Язучы Факил Сафинга Опубликовано 19.09.2013 автором Укытучы да, галим дә, Язучы да ул Факил. Сәнгатьнең бөтен төрендә Мөслимебездән вәкил. 0 0
Шагыйрә Шәмсия Җиһангировага Опубликовано 19.09.2013 автором Мөслим данын җырларында Яңгыратты Шәмсия. Чөнки бит ул туган ягын, Мөслимен шашып сөя. 0 0
Эльмира Шәрифуллинага Опубликовано 19.09.2013 автором Ответить Симәктә тугансың икән – Син инде Мөслимнеке. Зөбәергә күченсәң дә, Барыбер үзебезнеке. 0 0
Шагыйрь Наис Гамбәргә Опубликовано 19.09.2013 автором Бер карауга гап – гади син, Үзебезнең Бүләктән. Ул галимлек һәм шагыйрьлек Сиңа кемнән эләккән? 0 0