Сәнгать йолдызлары

Әлеге биттә:

Зифа Басыйрова, Васил Әхмәтҗанов, Наил Әюпов, Әдип Салихов, Спартак Әхмәтов, Карл Әхмәтов, Халидә Спиридонова, Лилия Галиева, Гаяз Авзалов, Сәрмәдия Мирзаянова, Илисәй Имамов, Фәридә Нуриева, Роза Низамова, Инбер Шафиков, Әслах Баязитов,Зөлхия Минһаҗева,Зөфәр Харисов, Котдус Хөснуллин, Рөстәм Сәрвәров, Фәнис Абдуллин, Зөлфия Мөхәммәтдинова, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар, Миргарифан Ханнанов, Фатыйма Имашева, Габидулла Хөрмәтуллин, Рамил Бәдертдинов, Роберт Шәймәрданов, Рушат Солтанов, Сиринә Якупова, Рөстәм Гыйльфанов, Азат Хөсәенов, Гөлзар Сәлимова, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Наилә Гыйбадуллина, Индира Хафазетдинова,  Галина Сабирова, Айдар Әхмәтҗанов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Чәчкә (Лилия Габделхакова), Гүзәл Галиева,Зөлфия Газизова, Айгөл Гәрдисламова, Гүзәл Шәфигуллина, Гөлзәрия Шакирова, Миләүшә Гәрәева, Рәмзия Акмалова, Илфат Сәхбетдинов,  Ирек Салихҗанов, Лилия Шәймәрданова, Хәләф Шәмсетдинов.

Зифа Басыйрова


зифа
зифа3зифа4C~000009_5zifa_basyyrova      зифа1

Зифа Җәмил кызы Басыйрова 1910 нчы елда Мөслим районы Мөслим авылында туган. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 20 елга якын  Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында эшли. 1956 нчы елдан  татар дәүләт филармониясенә күчә. Җыр сәнгатендә ирешкән уңышлары өчен ике мәртәбә “Почет Билгесе” ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 1979 нчы елда вафат була.

Татар халык җыры «Мөслим»

      001 - Track

Татар халык җыры «Рамай»

      037 - Track

Татар халык җыры «Гармунчы булсын ярың»

      015 - Track

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Васил Әхмәтҗанов

    Васил12  Васил1  Васил6Васил11  Васил1   Васил9  нота0002  Васил16  Васил15    васил2DSC02505 (NXPowerLite)васил4   васил5ВАсыйл абыйның кодагый тиешле кешесе. Олы Чакмак авылыннан. 1929 нчы елгы. Васыйл абый хөрмәтенә ул үзенең улына да Васыйл исеме кушкан.

Әхмәтҗанов Васил Миркасим улы 1933 нче елда Түреш авылында туа. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Анда музыка грамотасына өйрәнә. Шигырьләр иҗат итә. Драмтүгәрәк җитәкчесе. Үзешчән композиторлар союзына кабул ителә. Мәскәү университетының музыка факультетын читтән торып тәмамлый. Бик күп җырлар иҗат итә. Күбәк урта мәктәбендә, Иске Карамалы  мәдәният йортында эшли . Озак еллар пропагандист, комсомол оешмасе секретаре вазифаларын башкара, колхозның гомуми стена газетасының редакторы, фәнни һәм политик белемнәр тарату җәмгыятенең Иске Карамалы авыл группасының бюро рәисе. Халык мәгарифе отличнигы. 1976 нчы елның 7 нче гыйнваренда вафат булды.

Озата барма
Васил Әхмәтҗанов сүзләре һәм көе.
Мәгълүмат 1930 елда  Олы Чакмак авылында  туган, хәзерге вакытта Мөслимдә яшәүче Әнисә Вилдановадан 2015 елның 16 ноябрендә язып алынды
Озата барма, иркәм, кайталмассың,
 Әйтер сүзең әйтә алмассың.
Син бит минем кайнар йөрәгемдә
Онытылмаслык урын алгансың.
Озата барма, иркәм, озата барма,
Олы юл бит, бәлки адашмам.
Синең серле кара күзләреңне
Башка бер күзләргә алмашмам.
Алма бакчасына әгәр керсәм,
Сиңа өзәр идем алсуын.
Нинди сүзләр белән аңлатыйм соң
Бу йөрәккәемнең ярсуын?

«Озата барма». Васил Әхмәтҗанов көе һәм сүзләре. (Озак вакытлар «Халык сүзләре һәм көе» булып йөрде.

Әнисә апа Вилданова сөйли.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Наил Әюпов

IMG_0666 (NXPowerLite)   PICT0002 (NXPowerLite)   PICT0023 (NXPowerLite)наил1   333наил3   наил6   наил5наил7   наил8наил1   наил3   наил2PICT0007 (NXPowerLite)PICT0018 (NXPowerLite)

Наил Галимулла улы  Әюпов 1936 нчы елда Мөслим районы Түреш авылында туа. 1962 нче елдан С.Шәкүров оештырган театр училищесында укый башлый. Наил укыган курсның җитәкчесе — Камал театры режиссеры Ш.Сарымсаков була. Училищедан соң  ук аны театрга эшкә кабул итәләр. Н.Әюпов “Зәңгәр шәл”дәге Булат ролен 18 ел дәвамында уйный. “Сүнгән йолдызлар” дагы Исмәгыйль ролен дә 20 елга якын үзе башкара. Театрга кадәр үк спорт мастеры булган Наил Әюпов Татарстанның  халык, Россиянең атказанган исемнәрен ала.

 Иркен тавышлы җырчы артист буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Көчле драматизм һәм ташып торган сәхнә темпераментына ия, төрле образлары гаҗәеп тормышчан, гадилеге белән җәлеп итә.
Рольләре: Ризван — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), Булат — «Зәңгәр шәл», Исмәгыйль — «Сүнгән йолдызлар», Рамазан — «Назлы кияү» (К.Тинчурин), Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт), Мәхмүт — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин), Амур — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Хәйрулла — «Без китәбез, сез каласыз», Ишми — «Ат карагы», Нурислам — «Хушыгыз!», Ислам — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин), Кол Гали — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Кәрим — «Бәхетсез егет» (Г.Камал), Миңлебаев — «Су төбендә сөйгәнем», Садри — «Кишер басуы» (З.Хәким), Нугай би — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Энгстран — «Өрәкләр» (Г.Ибсен) һ.б.
Татарстанның халык артисты — 1987 ел.
Россиянең атказанган артисты — 1999 ел.

70 еллык юбилее уңаеннан ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.Бүләк тапшырганда, ТР Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, аның яшьлек дусты, Наил Әюпов турында шундый сүзләр әйтә:»Ул һәрвакыт үзенең туры сүзле булуы, тормышта нык позициясе белән аерылып торды. Үзеңне югалтмыйча, үз дигәнеңдә нык торып яшәү җиңел түгел». Наил Әюпов 2008 нче елда вафат була.2013 нче елда Наил Әюпов укыган Күбәк урта мәктәбендә аның истәлегенә элмә такта ачу тантанасы булды.

Наил Әюпов җырлый. «Зәңгәр шәл» (Салих Сәйдәшев көе, Кәрим Тинчурин сүзләре)дән Булат җыры.

      08 08 Дорожка 8

«Ык буйлары».Касыйм Бакиров  көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре.

      11 11 11 Дорожка 11

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Әдип Салихов

адип  адип 4  морякадип б  Әхмәтсафа  молодмолод - копия  адип семья0003  DSC05990 (NXPowerLite)DSC05991 (NXPowerLite)  DSC05995 (NXPowerLite)  DSC05996 (NXPowerLite)  DSC05998 (NXPowerLite)  DSC02174-NXPowerLite   DSC02182 (NXPowerLite)  S7300604 (NXPowerLite)  S7300619 (NXPowerLite)   адип6  адип5  адип5 - копия   адип  адип2ахип1   заман - копия

Салихов Әдип Әхмәтсафа улы. 1929 — 2010. Актаныш районы Чәчер авылы.1930 нчы елда Мөслим районына күчеп киләләр.Әтисе Әхмәтсафа  башта Мөслим, аннан соң Яңа Усы мәктәбендә укыта.Ул Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган укытучысы.Әдип кечкенәдән үк  бик тырыш, сәләтле бала була.Әдәбиятны, сәнгатьне бик ярата. Үзлегеннән төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә, рәсемнәр ясый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында укып, югары белем ала. Тын океан хәрби диңгез флотында армия хезмәтен үти. Усы, Горбуновка, Мөслим урта мәктәпләрендә укыта. 40 елга якын район мәгариф бүлегендә инспектор вазифасын башкара. РСФСР мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәренә лаек була.Укытучы кыз Әнисәгә өйләнеп, 2 кыз үстерәләр һәм аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озаталар.Әдип Салихов гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзешчән сәнгатьтә катнашты. Күп тапкырлар лауреат, дипломант исемнәренә, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Спартак Әхмәтов

Спартак 1 (NXPowerLite)  спартак  Карл30встреча с первымучителем музыки на 10 летии ансамбля (NXPowerLite)31)С.М. рассказывает о своей ученице со сцены МЦ г. Альметьевск май 2004г. (NXPowerLite)20150104_154037[1] (NXPowerLite)20150105_122017[1] (NXPowerLite)20150105_122045[1] (NXPowerLite)20150307_163035[1] (NXPowerLite)20150307_163104[1] (NXPowerLite)20150307_163140[1] (NXPowerLite)20150307_163242[1] (NXPowerLite)20150307_163300[1] (NXPowerLite)20150307_163313[1] (NXPowerLite)20150307_163346[1] (NXPowerLite)20150307_163426[1] (NXPowerLite)20150307_163440[1] (NXPowerLite)

Татбригада сугышчылары җыры.Спартак Әхмәтов, Васил Гайфуллин, Карл Әхмәтов, Рафаэль Әхмәтовлар башкаруында.

      Äîðîæêà 9 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

Әгәр син булмасаң янымда.

      27-E`ge`r-sin-bulsan-yanyimda

Әхмәтов Спартак Мөхат улы (1935 — 2011). Әмәкәй. Минзәлә дәүләт педагогия  училищесында укыган. Мөслимдә һәм Чаллы мәктәпләрендә тарих укытты. Чаллы шәһәре администрациясендә милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе, «Фән һәм мәктәп» журналында бүлек мөхәррире булып эшләде. Мөслимдә тынлы оркестр белән җитәкчелек итте. Төрле уен коралларында уйнады. Көйләр иҗат итте. Бик матур җырлый иде.

Спартак Әхмәтов (Укыгыз)

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Карл Әхмәтов

DSC02531 (NXPowerLite)  DSC03360 (NXPowerLite)  DSC02516 (NXPowerLite)DSC06636 (NXPowerLite)   DSC06640 (NXPowerLite)   карл

Әхмәтов Карл Мөхат улы (1936). Әмәкәй. Минзәлә дәүләт педагогия училищесын тәмамлаган. Мөслимдә вакытта тарих фәне укытты, завуч  булып эшләде. Чаллы шәһәрендә мәдәният идарәсе начальнигы, профессиональ училище, мәктәп директорлары вазифаларын башкарды. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Төрле  уен коралларында уйный һәм җырлый. Аның янәшәсендә — хәләл җефете Римма Миңнулла кызы Әхмәтова. Табибә. «СССР сәламәтлек саклау  отличнигы»  значогы белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган табибәсе. Чаллы шәһәренең мактаулы кешесе.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Халидә Спиридонова (Уразаева)

Халида 3      Халида1   халида0002   адип   Безимени-7   Безимени-9   Безимени-10   Безимени-8   9 (1)   9 (2)   9 (4)   9 (7)   9 (9)   9 (11)   9 (12)   9 (14)   9 (15)   9 (16)   9 (17)   9 (18)   9 (19)   9 (22)  9 (24)   Безимени-2 (NXPowerLite)   Безимени-3 (NXPowerLite)   Безимени-5 (NXPowerLite)   Баянда - Марсель Нәҗмиев

Җыр. «Сиңа да, миңа да »

      Новая запись 15 (1)

Мәдәният йорты хоры. «Гөлҗамал» Башлап җырлый Халидә Уразаева.

      Äîðîæêà 18 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

 

Уразаева Халидә Әхмәтзыя кызы (1939 — 2010). Сарман районы Өчиле — Саклау авылы. Теләнче Тамак авылында Илһам Шакиров белән бер мәктәптә укый. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. 1958 нче елда  эшкә Мөслимгә җибәрелә.Бик матур җырлаганы өчен, халык аңа «Мөслим сандугачы» дип исем бирә. 1968 — 1977 нче елларда район мәдәният йорты директоры була.1977 — 1987 нче елларда район мәдәният бүлеген җитәкли. Академик хор оештыра. Мөслимлеләр 1973 нче елда Мәскәүдә Кремльдә Съездлар сараенда башлап җырлаучы Халидә Уразаева булган  хор коллективы белән чыгыш ясыйлар. 1971 нче елда Халидә Уразаевага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», 1975 нче елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре»  дигән исемнәр бирелә. 2004 нче елда аңа республиканың «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән масус билгесе тапшырыла.Халидә Спиридонованың тормыш иптәше Федор Спиридонов — «СССР киночелтәре отличнигы» исеменә лаек булды.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Лилия Галиева

DSC06837

Галиева Лилия Федоровна (1960) Мөслим.Мөслим урта мәктәбе. Казан дәүләт мәдәният институты (1982). Социаль һәм гуманитар белемнәр институты (2011) Мәдәният бүлегендә автоклуб җитәкчесе.Иске Карамалыда музыка мәктәбе филиалы укытучысы.Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге химзавод клубында  сәнгать җитәкчесе. Мәдәният бүлеге җитәкчесе. Менделеевск районының администрация башлыгы урынбасары. Шунда ук аппарат җитәкчесе. С.Гассар исемендәге химзавод мәдәният сарае директоры. Менделеев районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе.

Лилия Галиеваның тормыш иптәше — Галиев Фәрвәз Нурлыгаян улы. «Нурлы» стоматология клиникасының генераль директоры. Ул Татарстан Республикасының атказанган медицина  работнигы. Югары категорияле теш табибы. Юрист. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы. Россия Федерациясенең спорт мастеры. Республика категориясендәге хөкемдар. Татарстан Республикасы Верховный суды утырышчысы. Менделеевск муниципаль районы Советы  депутаты.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

 Гаяз Авзалов

4 сентябрь Гаяз Авзалов  Гаяз 2  Гаяз 4   Гаяз 3  аслах4  гаяз9 (25)  9 (19)  9 (21)9 (26)  Безимени-1  Безимени-7 (NXPowerLite)халима 007

Авзалов Гаяз Шәрәфетдин улы (1938 — 1987). Сарман районы Рангазар авылы. Яшьлек еллары Мөслим районы Баланны авылында үтә. 1967 — 1977 — Мөслим районы мәдәният бүлеге мөдире. 1977 нче елдан юл төзү оешмасы начальнигы. Татарстан радио фондында байтак кына җырлары саклана. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Мөслимдәге бер урам Гаяз Авзалов исемен йөртә.

Авыл көе. Гаяз Авзалов җырлый.

      Äîðîæêà 4 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Сәрмәдия Мирзаянова

сармадия    сармадия3 - копиясармадия3сармадия1  DSC06072 (NXPowerLite)  DSC06078 (NXPowerLite)DSC06065 (NXPowerLite)  DSC06066 (NXPowerLite)  DSC06064 (NXPowerLite)DSC06070 (NXPowerLite)  DSC06071 (NXPowerLite)

Сәрмәдия Әхтәм кызы Мирзаянова (Закирова).1940. Дусай. Баек авылында 7 — еллык мәктәп тәмамлый. Колхозда төрле эш башкара.1962 — 1966 нчы елларда Алабуга культура  агарту училищесында укый.1966 нчы елдан Дусай авылында Мәдәният йорты мөдире. 12 ел дәвамында колхозның башлангыч партия оешмасын җитәкли.1983 нче елда  аңа авылдагы мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ике кыз тәрбияләп үстерде.Олы кызлары  Мөнирә — Яр Чаллы шәһәрендә балалар техник иҗат үзәге директоры. «Ел директоры» исеменә дә лаек булган шәхес.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Илисәй Имамов

DSC05462 (NXPowerLite)   DSC05452 (NXPowerLite)   DSC05460 (NXPowerLite)DSC05458 (NXPowerLite)   DSC05457 (NXPowerLite)   DSC05454 (NXPowerLite)DSC05453 (NXPowerLite)   DSC05455 (NXPowerLite)    DSC05456 (NXPowerLite)

Имамов Илисәй Имам улы.(1932) Баланны. Шофер, хисапчы,токарь, сварщик, умартачы.Казанда һәм Мәскәүдә халык иҗаты күргәзмәләрендә катнашып, халык ихтирамын яулады. Ике мәртәбә лауреат дипломнарына лаек булды. Таштан куелган карт сыны Мәскәүдә узган күргәзмәдә катнашып, дипломга лаек булды. И.Имамов читтән торып Мәскәүдәге халык сәнгате университетын тәмамлый. Туган авылында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл иҗат итә.Шундый ук һәйкәлне ул күрше Михайловка авылында да ясый.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Фәридә Нуриева

Нуриева Фәридә Сәет кызы (27.10.1951) Мөслим районының Мөслим авылында укытучы һәм кием тегү остасы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе – немец теле укытучысы Сәет Әхмәт улы Саратов гармунында бик оста уйнап җырлый торган була. Фәридә 12 яшендә музыка серләренә өйрәнә башлый. Аңа музыкадан Әхмәтов Спартак Мөхәт улы белем бирә. Әлмәт музыка училищесын һәм Казан консерваториясен тәмамлый. Шунда ук домра буенча укыта.1994 нче елда шул уку йортында “Яшьлек” исемендәге инструменталь ансамбль оештыра. Ансамбль, Республика, Рәсәй һәм Халыкара конкурсларда катнашып, мактаулы исемнәргә лаек булды. 2005 нче елда Фәридә Сәет кызына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Бүгенге көндә ул Әлмәт шәһәренең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә 3 кыллы домра һәм классик гитара сыйныфында укыта.

2) 1969 г. 1 курс АМУ (NXPowerLite)3) 1974г студенты Iкурса казанской гос. консерватории (NXPowerLite)4)в ансамбле Алмаз и Гульназ Бекмансуровы, Гульзар Салимова (NXPowerLite)6)первые шаги ансамбля, слева Гульзар Салимова (NXPowerLite)9)урок дирижирования с ученицей 4 курса Светланой Новиковой, концертмейстер Римма Фаридовна Хуснутдинова (NXPowerLite)10)ансамбль домр Гульназ Бекмансурова на 3 курсе (NXPowerLite)13)2005г. (NXPowerLite)33) (NXPowerLite)34)с.Тумутук 2015г. (NXPowerLite)

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Роза Низамова

          Роза  DSC04107 (NXPowerLite)  DSC04106 (NXPowerLite)DSC04112 (NXPowerLite)  DSC04097 (NXPowerLite)  DSC05030 (NXPowerLite)

Низамова Роза Нәгыйм кызы (1947) Әмәкәй. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Мөслимдәге үзәкләштерелгән китапханәдә эшли. Мөслим урта мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыта.Укучылар белән драмтүгәрәк оештыра. Күп кенә конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек була. Ул районда нәфис сүз остасы буларак танылу алды. Татарстанның атказанган укытучысы. Соңгы елларда нәфис чигү белән шөгыльләнә һәм күргәзмәләр оештыра.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Инбер Шафиков

Имбер   007смеш   к3007смеш   018 (зерно 300С…300)   4

Шафиков Инбер Вагыйз улы 1941 нче елда Мөслим авылында туа. Яшьтән  үк халык уен  кораллары белән кызыксына. Армиядә тынлы уен кораллары оркестрында  уйный. Казан музыка училищесында укый. Көйләр язу белән мавыга. Әлмәт, Алабуга музыка училищеларында укыта. 1970 нче елдан Чаллы шәһәрендә яши башлый. Танылган композитор һәм курайлар ясау остасы Ифрат Хисамов белән танышып, үзе дә  курайлар ясау эшенә керешә. Шәһәр балалар үзәгендә бик күп балаларны курайда уйнау серләренә төшендерә. 2001 нче елда Чаллы шәһәрендә вафат була. Инбер Шафиков истәлегенә шәһәрдә курайчылар бәйгесе оештырыла башлады.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Әслах Баязитов

Баязитов Әслах.1965  аслах2  аслах

   аслах3   аслах1   аслах6   аслах5   9 (15)

Баязитов Әслах Нурлыгаян улы 1951 нче елда  Иске Карамалы авылында туган. Ул Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә укый. Ленинград культура институтының Казан филиалында югары белем ала (кызыл дипломга тәмамлый). Сарман, Яшел үзән  районнарында мәдәният бүлеген җитәкли. Дөньяның күп шәһәрләрендә чыгыш ясыйлар. Яшь вакыттагы матур тавышлы җырчы булуына сокланып, аны Италия җырчысы Робертино Лореттига тиңлиләр. 1996 нчы елда вафат була. 2014 нче елда Күбәк урта мәктәбендә Әслах Баязитов истәлегенә элмә такта ачу тантанасы булды.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Зөлхия Миңнеханова

фото 001  фото  фото 002фото 001 - копия (2)  фото01  фото 001 - копияG1nqwTYzAyg (NXPowerLite)  ALxKWhFE2EA (NXPowerLite)  ddpOVU_kn6Y (NXPowerLite)dTCehbASWlk (NXPowerLite)  GTS_DiRHixA (NXPowerLite)  i94xDbLGMrQ (NXPowerLite)

Миңнеханова Зөлхия Гыймазетдин кызы.1953.Вәрәш Баш.Вәрәш Баш сигезьеллык һәм Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар әзерли торган бүлеген тәмамлый. Мөслим халык театры(1974 — 1976). Азнакай халык театры(1976 — 1982).»Азнакайнефть» оешмасының  мәдәният сараенда мәдәният бүлеге мөдире(1982 — 1987). Азнакай шәһәре мәдәният бүлеге мөдире. Мәдәният идарәсе  башлыгы урынбасары. Азнакай шәһәре мәдәният сарае директоры. Күп мәртәбәләр республика һәм Рәсәй күләмендәге конкурслар лауреаты. Ул эшләгән мәдәният сарае республика күләмендә иң яхшы дигән исем ала. Мәдәният хезмәткәрләренең Мәскәүдә үткән съезды һәм Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.Татарстан Републикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.Уртанчы уллары Салават та әнисе  юлыннан китте.Ул татар эстрадасының күренекле җырчысы. «Татар җыры» фестивалендә 4 мәртәбә «Алтын Барс» премиясенә лаек булды.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Зөфәр Харисов

Зөфәр   _MG_9277 (NXPowerLite)   _MG_9979 (NXPowerLite)_MG_9250 (NXPowerLite)      Solovi - 1 (NXPowerLite)Solovi - 25 (NXPowerLite)   Solovi - 7 (NXPowerLite)   Небылица в лицах - 15Пока течет Итиль - 4 (NXPowerLite)   Сказка о сказке — 17 (NXPowerLite)   Небылица в лицах - 18 (NXPowerLite)Якташлар

Татарстан Республикасының халык артисты Харисов Зөфәр Назыйм улы 1956 нчы елда Түбән Табын авылында туа. Казан мәдәният институтының театр иҗаты факультетында укый. Әлмәт театр труппасы. Армия хезмәте. БАМ төзелеше. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында 1981 нче елдан эшли. 1999 нчы елда театр сәхнәсендә артист җырчы буларак үз концертын да куя.2017 елда Рәсәйнең атказанган артисты исеменә лаек булды.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Котдус Хөснуллин

Котдус (NXPowerLite)Хөснуллин Котдус Мирзасалих улы 1941 нче елда Ташлыяр авылында дөньяга килә. 1984 нче елдан Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Халык иҗаты һәм фәнни-методик агарту үзәгендә эшли. 30 – 40 ел буена җыйган  халык авыз иҗатын туплап, “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабын дөньяга чыгара. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Рөстәм Сәрвәров

      Сарваров (NXPowerLite)   P1060015 (NXPowerLite)   P1050257 (NXPowerLite)P1050246 (NXPowerLite)   P1050247 (NXPowerLite)   IMG_0024

Сәрвәров Рөстәм Мөхәммәтдин улы 1960 нчы елда Ташлыяр авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә һәм радиотехника техникумына укырга керә. Казан музыка училищесының  халык бүлеген тәмамлый. 80 нче еллар азагында «Казан кызы» дигән вокал — инструменталь ансамбль оештыра. Хәзерге вакытта  ”Аксу” тавыш яздыру студиясен җитәкли. Җырлар иҗат итә һәм үзе үк  башкара да.

Татар халык җыры «Мәдинәм, гөлкәем» . Башкара Рөстәм Сәрвәров.

      030-Me`dine`m-golke`em-Roste`m-Se`rve`rov.

Җыр «Ышанычым — язмышым». Мөҗәһит Әхмәтҗанов сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе. Башкара Рөстәм Сәрвәров.

      Ышану. Мөҗәһит сүләре, Рөстәм Сәрвәров көе.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Фәнис Абдуллин

DSC06289 (NXPowerLite)  Рисунок50  еDSC03304 (NXPowerLite)   DSC04306 (NXPowerLite)   DSC05286 (NXPowerLite)   DSC05288 (NXPowerLite)   Уйнагыз, гармуннар0001   print_560463_478850 (NXPowerLite) музмәктәп - копияРисунок49   

9ab8fa7a6c7a3e1b502ee5721926ea31_LАбдуллин Фәнис Гыйлем улы (1948). Яңа Сәет. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылда эшкә кала һәм кичке урта мәктәпне бетерә. «Урожай» колхозында  комсомол оешмасы секретаре  вазифаларын башкара. Алабуга культура — агарту училищесының оркестр бүлеген тәмамлый. 1973 нче елда Мөслим мәдәният йортына баянчы булып эшкә кайта. 1986 нчы елда «Мөслим тугайлары» исемендәге фольклор ансамбле оештыра. Ансамбльгә ул өлкән яшьтәгеләрне дә, яшьләрне дә тарта. 1990 нчы елда Әзербайҗанның Баку шәһәрендә үткәрелгән фольклор ансамбльләренең Бөтендөнья фестивалендә катнашып, ансамбль лауреат исеме алды. «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле Татарстанның һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бик матур чыгышлар ясый. Фәнис Абдуллин — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фәнис Абдуллин башкаруында халык көйләре. Кушылып уйный Радик Газизов. Уен кораллары: хромка,  кечкенә тальян.

      1 Фанис

Трио. Фәнис Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Радик Газизов. Уен кораллары: Баян, каен тузы, саратов гармуннары, тальяннар, курай, кечкенә гармуннар, авыз гармуны.

      2 Трио

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Зөлфия Мөхәммәтдинова

DSC01358 (NXPowerLite)  DSC01367 (NXPowerLite)  DSC01360 (NXPowerLite)i  zmuh_p1  zmuh_p2

Мөхәммәтдинова Зөлфия Хафиз кызы (1959) Метрәй. 1978 нче елда Лениногорск педучилищесының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. 2005 нче елда Россиянең рәссамнар берлегенә кабул ителә. Шәмаилләр ясау сәнгатенә дә зур игътибар бирә. Күргәзмәләре  күп кенә шәһәр һәм район үзәкләрендә оеша һәм югары бәя ала. Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.2014 нче елда Мөслимдә Туган якны өйрәнү музеенда Зөлфия Мөхәммәтдинованың шәхси күргәзмәсе зур уңыш һәм активлык белән үтте. Күргәзмәне ябу тантанасында ул үзе дә катнашты,  сорауларга җаваплар бирде һәм якташларына күңел түреннән чыккан тирән рәхмәт хисләрен җиткерде.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар

Лейсан (NXPowerLite)   Булат, лейсан (NXPowerLite)   c5bB1FL8F4LJ6F365M4b   i   y_f6839b33b6aa32841636c2ebd5409ee672b789ac   28Ляйсан Гимаева - Кем гаепле - Специальный приз сети радиостанций Татар Радиосы   булатBPDPV-ihN3Up_h3QNyaMo8m1aqlUHWGFoU3y7I_Yi55w

Танылган җырчы Ләйсән Гыймаева, популяр радио алып баручысы Булат Бәйрәмов һәм аларның күз алмасы кебек ике кызлары – Таңсылу белән Зифа. Бу гаиләнең дә үзләре генә белгән бәхет серләре бар. Гыймаева Ләйсән Радиковна — татар эстрада җырчысы.Тумышы белән Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан.
2003 нче елда аның «Яшьлегем чишмәләре» дигән җыры белән башланып киткән альбомы дөнья күрде.Ләйсән талантлы җырчы гына түгел, ул бер дигән ир хатыны да һәм әни дә әле.Ул ире Булат Бәйрәмов белән («татар радиосы» ди — джее) Таңсылу һәм Зифа исемле бик матур кызлар үстерәләр.Бүген җырчының 5 альбомы һәм 8 клибы бар.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Миргарифан Ханнанов

DSC02526 (NXPowerLite)   DSC04285 (NXPowerLite)   DSC02481 (NXPowerLite)P1010782   P1010764   P1010766 (NXPowerLite)DSC05775 (NXPowerLite)   DSC05742 (NXPowerLite)   туреш - копияDSC05439 (NXPowerLite)   DSC05440 (NXPowerLite)   DSC05779 (NXPowerLite)2015-03-28 09-10-50

Мөслимем

      Äîðîæêà 8 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

Керим әле урманнарга

      12-Kerim-e`le-urmannarga

Җыр. «Батырлар шәһәре». Миргарифан Ханнанов көе, Лилия Садриева сүзләре. Башкара Миргарифан Ханнанов. Бу җыр Мәскәдә дә башкарылды.

      Батырлар шэхэре новый ПЛЮС Миргарифан

Ханнанов Миргарифан Мирзагали улы (1954). Яңа Сәфәр.Бакалы районы Казанчы сигезьеллык мәктәбе. Әлмәт физкультура техникумы.Актаныш районы Чуракай мәктәбе. Армия хезмәте. Баек урта мәктәбе. Тат. Бүләр урта мәктәбе.Саратов югары партия мәктәбе.Партоешма секретаре. Совхоз директоры. Район Мәдәният бүлеге җитәкчесе(2003 — 2006). 2006 нчы нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Сал.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008). Күп кенә җыр конкурсларында катнашып, лауреат исемен йөртә. Актанышта үткән Әлфия Авзалова исемендәге республика җыр конкурсында Гран — при иясе(2014)

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Фатыйма Имашева

Фатыйма  DSC04753 (NXPowerLite)  фатима2Мәсгуть ага Имашев оныгы Айрат белән Әлмәт драмтеатрында "Нефтьчеләр маршы"н башкара. 22.10.2015.

Имашева Фатыйма Хәниф кызы (1953). Югары Табын. Мәлләтамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтында укый. Мәктәптә укыта. Балалар ансамбле оештыра, үзе дә җырлый. 1994 нче елда Татарстан Республикасыны атказанган мәдәният хезмәткәре  исеме бирелде. Аның тормыш иптәше – Пермь егете Мәсгут Имашев. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Танылган җырчы һәм композитор. Алар туган якларга еш кайталар.2014нче елның 25 нче мартында Тойгелде авылында һәм район үзәгенең мәдәният йортында тулы тамашачылы залга концерт бирделәр (Имашев Мәсгут, Фатыйма, Мәсгут абыйның улы Азат, Азатның улы Айрат) Концерт бик уңышлы үтте.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

 Габидулла Хөрмәтуллин,  Рамил Бәдретдинов

DSC02511 (NXPowerLite)   2B1DC349-7F59-497F-A261-369F590E256D_w640_s   DSC02495 (NXPowerLite)DSC02499 (NXPowerLite)   DSC03372 (NXPowerLite)   DSC06407 (NXPowerLite)DSC06425 (NXPowerLite)   view_601595_679083[1]

Бәдретдинов Рамил Борһан улы (1955). Мөслим. Мөслим музыка мәктәбе. Әлмәт музыка училищесы (1970 — 1974). Казан дәүләт консерваториясе (1974 — 1979). Консерваториядә укыган чорында ул Г.Камал исемендәге академия театрында  да эшли — оркестрда кларнетта уйный. 1979 нчы елдан Яр Чаллы сәнгать училищесында тынлы уен кораллары бүлеге мөдире. 2001 нче елдан — директор. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хөрмәтуллин Габидулла Әхмәдулла улы (  ). Баек. Сигезьеллык мәктәпне бетерүгә, Габидулла Яр Чаллыдагы сигезенче һөнәри училищега тракторчы һөнәре алырга укырга керә. Авылга кайтып эшли. Чирәм җирләргә китә. Уфа. «Сердәш» җыр ансамблендә эшли башлый. Берничә тапкыр лауреат исеменә лаек була.Татарстанның атказанган артисты.(2009) Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Роберт Шәймәрданов

 25.12.2009 11-20-02_0078 (NXPowerLite)  DSC04800 (NXPowerLite)  DSC04805 (NXPowerLite)IMG_2919 (NXPowerLite)  IMG_3227 (NXPowerLite)  IMG_7246 (NXPowerLite)P1000658 (NXPowerLite)

Шәймәрданов    Роберт Шәйхел улы   (1963). Тат. Шуран. Алабуга культура училищесы. Крәш Шуранда мәдәният йорты директоры. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты. Хор коллективы җитәкчесе дигән диплом ала.Культура министрлыгына караган республиканың фәнни-методик үзәгендә өлкән методист булып эшли. 1990 нчы елдан 1992 нче елга кадәр мәдәният министрлыгының сәнгать һәм милләтара багланышлар бүлегенең өлкән инспекторы вазифаларын башкарды. 1992 нче елдан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры. 2005 нче елда Минзәлә театры Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була. Минзәлә театры Гаяз Исхакый иҗатын беренче булып күтәреп чыга һәм бик күп әсәрләрен сәхнәләштерә. Шул уңышлары өчен театр 2011 нче елда Г.Исхаки исемендәге әдәби бүләк ала. Ул 1998 нче елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен лаеклы рәвештә йөртә.2013 нче елда аңа С.Өметбаев исемендәге премия тапшырыла.2014 нче елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

 Рушат Солтанов

5+ (NXPowerLite)  2014-12-04 13-05-18  1+2+ (NXPowerLite)  3+ (NXPowerLite)  4+ (NXPowerLite)2014-10-16 08-22-52  2015-02-27 18-54-58  2014-10-29 19-06-02  Рушат Солтановның туграсы. Аңа "Солтанов Рушат Җәүдәт улы" дип язылган.  6+  2014-10-29 17-03-402015-03-28 07-22-20  2015-01-18 08-56-30  DSC01930 (NXPowerLite)2015-06-11 14-55-56 (NXPowerLite)DSC06180 (NXPowerLite)  85kBWRi9IC8  Рисунок47DSC06373 (NXPowerLite)

                                                        Солтанов Рушат Җәүдәт улы Мөслим районы Яңа Карамалы  авылында 1956 елның 26 сентябрендә  дөньяга килә. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Күбәк урта мәктәбендә укыта, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1977 – 1983 елларда Күбәк урта мәктәбендә укытучылык хезмәтен башкара, 1983 – 1988 елларда Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшли. Читтән торып,  Казан педагогия инститында укый һәм 1983 елда география укытучысы белгечлеге алып чыга. 1988 елда Мөслим районы партия комитетында инструктор вазифасында эшли башлый  һәм бүгенге көндә дә шул өлкәдә эшләвен дәвам итә: хәзер ул Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль һәм мәдәни үсеш буенча урынбасары.

Рушат Җәүдәт улы — Россиянең Халык мәгарифе отличнигы. Күп кенә Мактау кәгазьләренә, Татарстан Президентының Рәхмәт хатына, “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” исеменә лаек булды.2015 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Бергә. Фоат Садриев ( Укыгыз)

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Сирина Якупова

IMG_8673 (NXPowerLite)IMG_1629 (NXPowerLite)DSC02687 (NXPowerLite)IMG_1475 (NXPowerLite)IMG_1688 (NXPowerLite)IMG_1693 (NXPowerLite)IMG_1771 (NXPowerLite)IMG_1856 (NXPowerLite)IMG_1895 (NXPowerLite)IMG_1816 (NXPowerLite)IMG_2026 (NXPowerLite)IMG_7536 (NXPowerLite)

Мин, Якупова (Вәлиева) Сирина Алмаз кызы, 1971нче елда Мөслим районының Ташлыяр авылында дөньяга килгәнмен.Үземне белә-белгәннән бирле, сәнгатькә гашыйк, иҗади күңелле, хыялый кыз бала идем. Хыялым чынга ашып, Театр училищесы студенты булган, телевидениедә “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларында иң беренчеләрдән булып курчакларны дистә ел дәвамында җанландырган чаклар матур хатирәләр уята. Казан Дәүләт “Әкият” курчак театры актёры булып эшләү дәверемдә дөнья гизгән чаклар, гастроль дигән татлы ширбәтне татыган рәхәт мәлләр искә төшеп, бүген дә җанны кытыклый. Татар Дәүләт Гуманитар институтында укып, “кызыл дипломлы” татар һәм гарәп телләре белгече һөнәре алдым. Казан шәһәренең Яңа Савин районы Балалар иҗат үзәгенә гарәп һәм сәхнә телләре мөгаллимәсе булып эшкә килдем. Соңрак театр берләшмәсе оештырдым. 2012 нче елдан башлап “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә режиссёр ассистенты буларак та хезмәт итә башладым. Без чыгарган “Китап” тапшыруы (кызганычка каршы, бу тапшыру бүгенге көндә эшләми инде), “Ач, шигърият, серләреңне…” тапшыруларын халык күңеленә үтеп керердәй тапшырулар дип саныйм. Ә иң җитди иҗат җимешем дип, “Сиңа кайтам” телевизион фильмының сценарий авторы булуымны саныйм. Бу сценарийдагы күпчелек геройлар минем якыннарым, танышларым, белешләрем… Күңелдә бик күп кызыклы язмышлар, мәхәббәт тарихлары саклана. Шуларны ак кәгазьгә төшереп, укучыларга җиткерә алсам, мин бик бәхетле булыр идем.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Рөстәм Гыйльфанов

IMG_8697 (NXPowerLite)   IMG_9253 (NXPowerLite)   IMG_9291 (NXPowerLite)002   z_c07b7177   -aCHV1CpUagРустем5   IMG_8674 (NXPowerLite)   IMG_9000 (NXPowerLite)IMG_3960 (NXPowerLite)   IMG_4022 (NXPowerLite)  IMG_4510 (NXPowerLite)IMG_4427 (NXPowerLite)   IMG_4480 (NXPowerLite)

Гыйльфанов Рөстәм Марсель улы (1986). Тойгелде. Мөслим музыка мәктәбе. Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамлый. Җыр буенча берничә мәртәбә 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнә. 3 нче курста укыганда, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә эшкә урнаша. Россиянең һәм дөньяның күп кенә илләрендә булырга туры килә. «Татар моңы» телевизион җыр бәйгесендә лауреат исеме ала.2016 нчы елдан — «Татарстанның атказанган артисты».

Рөстәм Гыйльфанов. «Кошлар тынды». Клипны эшләүче — Айдар Әхмәтҗанов.

 

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Азат Хөсәенов

b4d7de5ff725512a637402454dd08203_GenericQ0R-x-aZbEI0BVLI8N9vh0x_3af7d54cx_4ca9f561x_4da1e619x_65d40300x_d2118931zHG7kGOC7fY

Хөсәенов Азат Нәһерлегаян улы (1959). Актаныш районы Әтәс авылы.Яшьлек  чорының байтак өлеше Яңа Усы авылында үтә. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбе. Консерватория. Ул анда тромбонда уйнау серләрен үзләштерә. Студент елларында ук  Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оркестрында һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестрында эшли. Студент елларында ук җырлар, инструменталь әсәрләр, спектакльләргә музыка да яза башлый. Бүгенге көндә аның 300 дән артык җыры бар. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Гөлзар Сәлимова

IMG_0023  IMG_0021 копия (NXPowerLite) Сәлимова Гөлзар Илдаровна (1980) Мөслим. Музыка мәктәбен, Әлмәт музыка училищесын, консерватория тәмамлый. «Татарика» оркестрында уйный. 1 нче дәрәҗә лауреат исеме ала. 2004 нче елдан  Татарстан җыр һәм бию ансамблендә оркестрда уйный. Гастрольләр белән Россиянең һәм дөньяның бик күп илләрендә булалар. 2005 нче елдан Казан Дәүләт Федераль университетында домра буенча өлкән укытучы. Шуның өстенә Казанның 11 нче мәктәбендә домра, гитара һәм балалайка классында дәресләр бирә.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар

20130923_203237 - копия  20130923_203405  Гульчачак (NXPowerLite)20130923_203120 - копия  20130923_202950 - копия  20130923_203504 - копия20130923_203601 - копия  фото я  20130923_203708 - копияWy_uUYeR3cY   IMG1696JPG   IMG_3439IMG1952JPG

Хафизова Гөлчәчәк Әсхәт кызы 1976 елның 6 июлендә Мөслим районы  Вәрәшбаш авылында туа.  Казан Дәүләт Мәдәният hәм Сәнгать академиясенең актерлык осталыгы бүлегендә белем ала. 1998 елдан башлап Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры  артисты булып эшли.

Тормыш иптәше — Хафизов Ирек Галимулла улы — 1976 елның 14 октябрендә Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа.  Шулай ук Мәдәният hәм Сәнгать академиясендә актерлык осталыгы бүлеген тәмамлый.  Хафизовлар гаиләсе бүгенге көндә Кәрим Тинчурин театрында иҗат итә. Шулай ук телевизион  тапшырулар hәм  нәфис фильмнарда катнашалар.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Наилә Гибадуллина

Наилә(диктор) (NXPowerLite)   найлэ

Гибадуллина Наилә Әнәс кызы 1975 нче елның 5 нче июнендә Тойгелде авылында Нурия апа белән Әнәс абый гаиләсендә өченче бала булып туа. Район газетасы «Авыл утлары»на Наилә мәктәп тормышы, алдынгы кешеләр һәм башка темаларга кыска мәкаләләр язарга ярата. Журналист булу теләге Наиләне Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга алып килә. Факультетның 2 нче курсында укыган вакытта ук радиода эшли, яшьләр тапшыруын алып бара. Уку йортын бетергәннән соң, ГТРКда эшләде, чакыру буенча Прага шәһәрендәге “Азатлык” радиостанциясендә эшләп кайтты. Наилә “Татарстан авазы”, “Яңа көн”, “Азатлык” радиосында “Янар тау” тапшыруларын алып барды. ”Булгар FM” да ди-джей булып эшләде. Бүгенге көндә Наилә “Яңа гасыр” радиосында эшли. “Эшлекле чәршәмбе”, “Тормыш әлифбасы” тапшыруларының авторы һәм алып баручысы. Тормыш иптәше Илнур Гибадуллин белән бер кыз үстерәләр.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Индира Хафазетдинова

x_eabcd00e    x_3b40f7c9

Хафазетдинова Индира Мөхәммәтдин кызы (1961). Вәрәшбаш. Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният институтында укый. Түбән Кама шәһәренә барып, «Нефтехимик» мәдәният  йортында бию түгәрәге белән җитәкчелек итә. «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәдә әгъза булып тора. Шигырьләр, аларга көйләр иҗат итә. Үзе үк башкара. «Һай, былбылым — 2000» татар җыры фестивале лауреаты.

♪♫)♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Галина Сабирова

x_ce198853

Сабирова Галина Ивановна (1958). Яңа Усы. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач,1976 -1979 нчы елларда Мөслим районы  мәдәният бүлеге каршындагы автоклуб җитәкчесе була. 1981 нче елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаганнан соң, озак еллар  шәфкать туташы булып эшли. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә «Сүрәкә» исемле керәшен ансамблен җитәкли. Галина Сабирова  26 ел сәхнәдә. Шул чорда ул күп кенә конкурсларда җиңгән, дипломнар алган, лауреат  исемнәренә лаек булган. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). 2005 нче елда «Гомер бит ул бер генә» исемле аудиоальбомы дөнья күрде.

♪♫)♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Айдар Әхмәтҗанов

IMG_9385 (NXPowerLite)  DSC01057 (NXPowerLite)  IMG_8702 (NXPowerLite)IMG_8996 (NXPowerLite)  IMG_9283 (NXPowerLite)  IMG_9319 (NXPowerLite)IMG_9354 (NXPowerLite)  001 (NXPowerLite)IMG_1900 (NXPowerLite)   Рисунок3   IMG_2022 (NXPowerLite)   IMG_2183 (NXPowerLite)   бахет   бахет1   image-16-04-14-06-06 (NXPowerLite)      DSC06376 (NXPowerLite)      Монголия, 20015.   DSC07306-NXPowerLite

Әхмәтҗанов  Айдар Мөҗәһит улы (1987). Мөслим. Әлмәт музыка училищесы. Консерватория. «Бәрмәнчек» ансамбле солисты. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының  фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле солисты. Салих Сәйдәшев, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты. «Татар моңы» исемендәге халыкара яшь башкаручыларның телевизион  конкурсы лауреаты. Хатыны Лилия белән бер үк ансамбльдә эшлиләр. (тагын укырга)

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Азат һәм Алинә Кәримовлар

Азат Каримов (NXPowerLite)  DSC_0381 (NXPowerLite)  DSC_0601 (NXPowerLite)ZIC_9925 (NXPowerLite)   авка. (NXPowerLite)  Азат Алина Каримовлар (NXPowerLite)                                      Азат Алина (NXPowerLite)     Азат Алина (NXPowerLite) - копия

Кәримов Азат Айрат улы (1990) Олы Чакмак.Мөслим гимназиясен тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесыннан 2010 нчы елда  кызыл диплом алып чыга.Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең З.Д.Сөнгатуллина классының  4 нче курсында укый. Әлфия Авзалова, Зифа Басыйрова, Фәнис Яруллин исемендәге республика конкурсларының Гран При иясе.»Йолдызлык», «Дуслык моңы», «Татар моңы»,»Сандугач керде күңелгә» һәм башка күп төрле Халыкара конкурслар лауреаты.Укыгыз: Азат — Алинә

Кәримова Алинә Юрий кызы (1992) Түбән Кама шәһәре.1 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң,Сарман районы Сарайлы авылына күчеп киләләр. 10 нчы сыйныфтан соң Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә килә һәм аны 2010нчы елда тәмамлый. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең 1нче курсында Клара Хәйретдинова классында белем ала. Әлфия  Авзалова, Сара Садыйкова исемендәге, «Йолдызлык», «Дуслык моңы», «Татар моңы», «Сандугач сайрар илем», «Сандугач керде күңелгә» һәм башка күп төрле Халыкара конкурслар лауреаты.

«Чакмагым — туган ягым». Азат Кәримов көе. Җырлый Азат Кәримов.

      Азат Кәримов. Чакиагым - туган авылым.

«Кайчан гына очрашырбыз». Башкаралар Алинә һәм Азат Кәримовлар.

      Азат Кәримов һәм Алинә Кәримова. Кайчан гына очрашырбыз.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Артем Пискунов

IMG_7408 (NXPowerLite)IMG_4540 (NXPowerLite)  _MG_9279 (NXPowerLite)  DSC_0277 (NXPowerLite)DSC_0007 (NXPowerLite)   P1100002 (NXPowerLite)  

Пискунов Артем Олег улы (1989) Яңа Усы.Шул ук авылдагы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, 2004 нче елда Казан театр училищесына укырга керә.2008 нче елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.Театрда бара торган күп кенә спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнап, тамашачы мәхәббәтен казанырга өлгерде. 2017 елда Муса Җәлил исемендәге Республика конкурсы лауреаты исеме бирелде.

Җыр. «Күрешик». Башкара Артем Пискунов.

      Артем Пискунов-Курешик

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Илфак Хафизов

DSC_0299 (272) (NXPowerLite)   DSC_0115 (NXPowerLite)   DSC_0191 (NXPowerLite)DSC_0270 (NXPowerLite)   DSC_0789 (1) (NXPowerLite)   DSC_0798 (NXPowerLite)

Хафизов Илфак Илшат улы. 1987. Түбән Табын.Түбән Табын урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казандагы театр училищесында Рәшит Заһидуллин классында укый.Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында 2009 нчы елдан бирле эшли. Читтән торып Казан Федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында  укый. Өйләнгән. Бер кызлары бар.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Чәчкә (Лилия Габделхакова)

3615038txrq9h3JJKI165125974

Лилия Габделхакова 1985 нче елда Чаллы шәһәрендә туган. 2000 — 2004 нче елларда Лениногорскида музыка училищесын тәмамлый. Музыка укытучысы, хореограф белгечлеге ала. Читтән торып МСГИ ны тәмамлый. Казанда яши.Эстрада җырчысы. Банкетлар, юбилейлар, төрле  күңел ачу кичәләре оештыра һәм алып бара.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Гүзәл Галиева

18 (NXPowerLite)  8 (NXPowerLite)  4 (NXPowerLite)Гүзәл гал. (NXPowerLite)  9 (NXPowerLite)  17 (NXPowerLite)12 (NXPowerLite)  15 (NXPowerLite)  13 (NXPowerLite)

Галиева Гүзәл Илгизәр кызы (1988) Октябрь.Мөслим урта мәктәбендә укый. 2011 нче елда  С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама шәһәрендәге музыка колледжын тәмамлый. 2011 нче елдан Мөслимдәге балалар сәнгать мәктәбендә вокал бүлегендә укыта. 2012 нче елда Казан Федераль университетының музыка бүлегенә укырга керә.2011 нче елда Әлфия Авзалова  исемендәге өченче ачык төбәкара җыр бәйгесендә 2 нче дәрәҗәдәге лауреат, 2014 нче елдагы шул ук бәйгедә 3 нче дәрәҗә лауреат. 2012 нче елда  Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган Зөһрә Сәхәбиева исемендәге беренче төбәкара җыр фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат. 2012 нче елда  ДМШ һәм ДШИ укытучыларының  Икенче Республика конкурсында беренче дәрәҗә лауреат. 2012 нче елда Халыкара яшь башкаручыларның  «Татар моңы» телевизион  конкурсында 2 нче дәрәҗә лауреат. Тормыш иптәше — Галиев Илшат Фәнил улы  район мәдәният йортында тавыш режиссеры булып эшли.

«Мөслим»

      2-Guze`l-Moslim

«Чит илләргә чыксам»

      Guze`l-CHit-ille`rge`-chyiksam

«Җидегән чишмә»

      ZHidege`n-chishme`-orkestr-2-Guze`l-Galieva

«Әллүки»

      E`lluki-plyus-Guze`l-Galieva

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Зөлфия Газизова

Газизова Зөлфия Габделвәли кызы. 1969.Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкәсе Карши шәһәре.Ике яшьлек вакытта әниләре туган авылга — Югары Табынга күченеп кайталар. 1976 — 1978 нче елларда Түбән Табын урта мәктәбендә белем ала. 1991 нче елда Алабуга культура — агарту училищесының режиссерлар әзерли торган бүлеген тәмамлый. Шул ук елдан бүгенге көнгә кадәр Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.

62 (NXPowerLite)7 (NXPowerLite)46 (NXPowerLite) 55 (NXPowerLite)1 (2) (NXPowerLite)2 001 (NXPowerLite) 3 001 (NXPowerLite)33 (NXPowerLite)43 (NXPowerLite) DSC_8688 (NXPowerLite)   34 (NXPowerLite)    A 28 (NXPowerLite)

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Айгөл Гәрдисламова

H-3XfCCt3KU   Кем бу2 (NXPowerLite)   gmrO-zH54vkhBhR7aKXgw8   jvKTKoSOHRo

Гәрдисламова Айгөл Мөслим гимназиясендә белем ала. 2009 нчы елда Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә.»Татар моңы», Салих Сәйдәшев, Зөһрә Сәхәбиева,  «Дуслык моңы», Рәшит Ваһапов  исемендәге конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре ала. Көллиятне кызыл дипломга тәмамлый. 2013 нче елдан  Н.Җиһанов исемендәге  Казан дәүләт консерваториясендә укый. «Болгар кызлары» төркемендә җырлый.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Гүзәл Шәфигуллина

Гузель 1 (NXPowerLite)  Гузель (NXPowerLite)  S7301435 (NXPowerLite)DSC03813   -HT2qgatbPA   Шафигуллина Гузель

Шәфигуллина Гүзәл Вәсим кызы (1997). Олы Чакмак. 9 нчы сыйныфка кадәр Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә укый. Хәзерге вакытта Мөслим лицееның 10 «А» сыйныфында белем ала. 5 ел дәвамында сәнгать мәктәбендә баян классына һәм вокал бүлегенә  йөри. Республика күләм конкурсларда, «Созвездие — Йолдызлык» фестиваленең  зона турларында күп тапкырлар 1 һәм 2 урыннар алды. «Татар моңы  — 2012» халыкара телевизион җыр бәйгесендә 3 нче лауреат исеменә лаек була.

Хәзерге вакытта Гүзәл Казан Федераль Университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты бүлегендә (Востоковедение) укый.

Гүзәл Шәфигуллина башкаруында «Ак розалар» җыры.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Гөлзәрия Шакирова

IMG_9496 (NXPowerLite)  гульзарияIMG_0222 (NXPowerLite)

SONY DSCIMG_0273 (NXPowerLite)IMG_1050 (NXPowerLite)IMG_1410 (NXPowerLite)IMG_1531 (NXPowerLite)IMG_1541 (NXPowerLite)IMG_1760 (NXPowerLite)P1010413 (NXPowerLite)DSC001332015-06-11 12-57-44 (NXPowerLite)

Шакирова Гөлзәрия Мөбарәк кызы ( 1961). Сал.Мухан.Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,Казан дәүләт мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган бүлегендә укый. Беренче булып, Тойгелде Мәдәният йортында  сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 1988 нче елда Мөслим районы мәдәния йортына халык театры режиссеры булып күчә. 1994 нче елда сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә.1997 нче елдан мәдәният эше белән бергә “Авыл утлары” гаетасы редакциясендә радио – телевидение   җитәкчелеген дә алып бара. Казанда уздырылган КВН,”Нәүрүз гүзәле” конкурсларының йомгаклау турларын үткәрүне дә Гөлзәриягә йөклиләр. Рәсәй регионнарында мөслимлеләр катнашкан сабантуйларны алып баруның да байтагын Гөлзәриягә ышанып тапшыралар. “Идел – йорт” төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулады.2013 нче елда”Ел хатын – кызы” республика бәйгесендә катнашып, зона турында 2 нче урынны яулады.Гөлзәрия Шакирова капитанлык иткән “Чуерташ” төркеме республика татар ШТМ уеннарында, финалга үтеп, 1 нче урынны яулады. Гөлзәриянең иң олы куанычы – кызы Диана. Ул да әнисе юлын лаеклы рәвештә дәвам итә. Бүгенге көндә Диана —  Зифа Басыйрова исемендәге  район мәдәният йорты директоры.Гөлзәрия Шакирова 2000 нче елдан Татарстан Республикасының атказанган  мәдәният хезмәткәре исемен йөртә.

 Мөҗәһит Әхмәтҗанов. «Матур кешеләр бар». Укый Гөлзәрия Шакирова.

      Голзэрия готовый

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Миләүшә Гәрәева

Гараева МР (NXPowerLite) SAMSUNG DIGITAL CAMERAview_595810_647539   view_597787_659012   x_03c0d1b0

Гәрәева Миләүшә Ранас кызы (1961) Мухан. Иске Карамалы мәдәният йорты директоры. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Рәмзия Акмалова

Рамзия

DSC01361 (NXPowerLite)

Акмалова Рәмзия Миңнулла кызы (1958).  Симәк. Мөслим мәдәният йорты методисты булып эшләде. Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Илфат Сәхбетдинов

P1090653 (NXPowerLite)    илфат  IMG_2191   IMG_2199   IMG_2181  илфат1 

Сәхбетдинов Илфат Садретдин улы (1960) Тат. Бүләр. Казан мәдәният институты.1987 — 2003 — Мөслим мәдәният бүлеге җитәкчесе. 2003 — 2006 — сәнгать мәктәбе директоры. Халыкны кино-видео хезмәте белән тәэмин итү буенча муниципаль бюджет учреждениесе директоры.Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Җыр.»Мөслимем».Азат Хөсәенов көе, Шәмсия Җиһангирова сүзләре. Башкара Илфат Сәхбетдинов.

Җыр. «Сагыну» Марс Шабае сүзләре, Мирсәет Яруллин көе. Башкара Илфат Сәхбетдинов.

Илфат Сәхбетдиновның улы Илнур белән килене Алия клибы.»Пар канат безнең иңдә»

Илфат Сәхбетдиновның улы Илнур Сәхбетдинов җырлый.»Мөслимем юкәләре». Илнур Сәхбетдинов көе.Лилия Садриева сүзләре.

      Мөслимем юкәләре

«Гармун моңы». Илнур Сәхбетдинов көе.Лилия Садриева сүзләре.

      Гармун моңы

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Ирек Салихҗанов

портрет ИрекDSC06249-NXPowerLiteDSC05761 (NXPowerLite)

Салихҗанов Ирек Фаяз улы ( 1964) Елгабаш.1981 нче елда Симәк урта мәктәбен тәмамлый. Мәдәнияткә беренче адымын  1974 нче елда Казан телевидениесендә балалар җыры белән чыгыш ясап башлый. Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни — агарту бүлегендә югары белем ала.( 1985)  1985 – 1992 нче елларда армия сафларында хезмәт итә.1992 елдан 2002 нче елга кадәр район мәдәният йорты методисты. 2002 — 211 нче елларда район мәдәният йорты директоры. 2011 нче елның июнь аеннан мәдәният бүлеге җитәкчесе. 2014 нче елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

«Озын толымлы гүзәлгә».Альфред Якшембетов, Ләйлә Дәүләтова.

      24-Olyi-tolyimlyi-guze`lge`

«Урманнарга кергән идем»

      Äîðîæêà 5 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Шәймәрданова Лилия

ЛилЯгдиевна (NXPowerLite)  DSC03277 (NXPowerLite)  DSCN0949 (NXPowerLite)DSCN0782 (NXPowerLite)  DSCN0978 (NXPowerLite)  С.Туй 1

Шәймәрданова Лилия Ягди кызы (1969).Төркмәнстанның Марый шәһәре. 1988 елда Алабуга культура училищесын тәмамлый. 1990 нчы елда район мәдәният йортына балетмейстер булып эшкә килә. 1991 нче елда «Яшьлек» бию ансамблен оештыра. 1994 нче елда  Мөслим сәнгать мәктәбендә хореография бүлеген ача. Шул ук елда «Энҗе бөртекләре» исемле икенче бию коллективын оештыра. 2003 нче елда Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый. Инде 4 буын биючеләр тәрбияли. Аның биючеләреннән башка районда бер генә мәдәни чараның да үткәне юк диярлек. Бию коллективлары күп мәртәбәләр республика күләм оештырылган конкурсларда җиңеп чыктылар һәм лауреат исеменә лаек булдылар.

♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪♫♪

Хәләф Шәмсетдинов

print_588150_609143  print_588150_609145  print_588150_609150print_588150_609160  print_588150_609165  view_588150_6091739 (7)   9 (4)  9 (2)Безимени-4 (NXPowerLite)    Безимени-6 (NXPowerLite)

Шәмсетдинов Хәләф Мөхетдин улы.

Мәрхүм Хәләф Мөхетдин улының балалары Айрат һәм Айдар, тормыш иптәше Альбина ханым ел саен Хәләф абый истәлегенә шахмат буенча  районара турнир оештыралар һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.