Әнәктә булдык

27 нче сентябрь көнне Мөслим гимназиясенең бер төркем укучылары һәм әти — әниләре Татарстанның беренче  Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәктә  һәм аның музей йортында, мәчеттә булдылар.Зиратта да булып, әрвахларның рухына  дога кылдылар. Музейга истәлек китаплары һәм язмаларын калдырдылар.

2015-09-27 07-44-46 (NXPowerLite)2015-09-27 07-45-34 (NXPowerLite)2015-09-27 07-45-10 (NXPowerLite)DSC05811 (NXPowerLite)2015-09-27 08-17-04 (NXPowerLite)DSC05808 (NXPowerLite)

0

Якташлар сынатмый

IMG-20150925-WA0005Иске Карамалыда яшәүче лаеклы ялдагы Расих Фәүзел улы Исламовның улы Шамил Кырымда үткән   «Аширов укулары» исемле Халыкара фәнни — практик конференциядә 1 нче урынны яулаган. Ул үзе Санкт — Петербургтагы техник университетта укый.

Горный университет сайтыннан өземтәләр:

Магистрант кафедры разработки и эксплуатации нефтяных и газовых месторождений «Горного» Шамиль Исламов стал лауреатом XII Международной научно-практической конференции «Ашировские чтения». Она была организована Самарским техническим университетом.

Понедельник, 28 Сентябрь 2015

Шесть разработок учёных Горного университета были представлены на ХII Международной выставке по освоению ресурсов нефти и газа Российской Арктики и континентального шельфа стран СНГ — RAО/CIS OFFSHORE — 2015. Свои проекты на ней показали делегаты из 22 стран мира.

IMG-20150925-WA0002

0

Мөдәмил «Кайтты»

Үзенең бөтен гомерен туган ягы Мөслимгә, аның халкына хезмәт итүгә багышлаган журналист, шагыйрь, мөхәррир, “Бүллүр каләм” иясе – мәрхүм Мөдәмил Әхмәтовның “Кайту” исемле җыентыгы басылып чыкты. Бу китапка аның шигырьләре, хикәяләре, җырлары, сайландык мәкалә, зарисовкалары, фотолары, аның турындагы язмалар туплап бирелгән.Китапны дөньяга чыгаруда аның тормыш иптәше Венера Әхмәтова һәм балалары башлап йөрде.Рәхмәт аларга!

Мудамил

0

Әкиятче бабай китабы

Шушы көннәрдә әкиятче бабай Мөэминов Зарифның «Маҗара» исемле әсәрләр җыентыгы дөнья күрде. Бу китапның  укучылар кулына килеп керүе үзе бер маҗара, могҗиза. Исеме фольклорчы — галимнәргә яхшы таныш булган, «Татар энциклопедик сүзлеге»нә кереп калган тарихи шәхес, Мөслим районы Октябрь авылында туып — үскән, гомер кичергән, Мөслим районы авылларында  озак еллар мөгаллимлек иткән Зариф Мөэминов (1893 — 1966)  әлеге җыентыкны гомер буе төзегән. Ул бер урында җыентыкка кергән әсәрләрне — 1925 — 1954,  ә икенче төштә1914 елдан алып, 1962 еллар аралыгында җыйнаганын, иҗат иткәнен искәртә. Китапка  авторның үзе иҗат иткән әсәрләре  һәм озак еллар дәвамында җыйган халык авыз иҗаты үрнәкләренең бер өлеше туплап бирелгән.Китапны  филология фәннәре кандидаты , язучы, шагыйрь, Зариф бабайның якташы Факил Сафин чыгарды.Аңа барлык мөслимлеләр, язучылар исеменнән тирән рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

маҗара

0

Теш табибы җан дәвалый

Күптән түгел якташыбыз, лаеклы ялдагы  СССР сәламәтлек саклау  отличнигы, югары категорияле табиб — стоматолог Рафис Хәлиулла улы Хәбибуллинның «Җан авазы» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрде. Аны шушы истәлекле вакыйга белән барлык Мөслим әдипләре, шигырь сөючеләре исеменнән тәбрик итәбез. Аңа һәм аның гаиләсенә саулык — сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

рафис

0

Котлыйбыз!

Мәдәниятне үстерүгә  зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль — мәдәни үсеш буенча  урынбасары  Солтанов Рушат Җәүдәт улына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.Аны бу мактаулы исеме белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез һәм киләчәктә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калабыз.

DSC08304-NXPowerLiteDSC05980JPG (NXPowerLite)DSC05531JPG (NXPowerLite)DSC05665JPG (NXPowerLite)

0

Якташыбызның беренче китабы

Урындагы кешеләргә — урынсыз сораулар

Күптән түгел якташыбыз ,  күренекле журналист Рәшит Минһаҗның (Мәлләтамак авылы егете, «Ватаным Татарстан» гәзитендә эшли)) «Урындагы кешеләргә — урынсыз сораулар» исемендәге китабы басылып чыкты. Әлеге китапта күренекле замандашларыбызның дөнья барышы, ил — көн тормышы, җәмгыятебез яшәеше турындагы уй — фикерләре урын алды. Акыллыга әйттем — уйлады да белде, акылсызга әйттем — кычкырды да көлде, дигән халкыбыз табышмак турындагы табышмакта. Табышмак турында гына түгел бу.

Минхаҗ

0