2014нче елның 11 нче апрелендә район мәдәният йортында Мөслимебез сандугачы Халидә Уразаева — Спиридонованың тууына 75 ел тулу уңаеннан «Моңнарың һаман күңелдә» исемле искә алу кичәсе үтте. Кичәгә Халидә апаның балалары: Татарстан Республикасыны атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Галиева, Татарстан Республикасының атказанган табибы Сирень Спиридонов кайтканнар иде.Менделеевск шәһәреннән килгән «Шаян» халык бию коллективы кичәгә тагын да ямь өстәде.
Мөслим Кулибиннары
2014 нче елның 3 нче апрелендә Мөслим гимназиясендә «21 нче гасыр Кулибиннары » исемле район конкурс — күргәзмәсе булды.Бу чара райондагы Татарстанның атказанган укытучылары хөрмәтенә үткәрелде. Күргәзмәдә укучылар тарафыннан иҗат ителгән төрле модельләр урын алган иде.Конкурска кунак булып чакырылдылар: Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х.Муллин, республика уйлап табучылары һәм рационализаторлары берлеге рәисе Л.Г.Гайсин, Н.М.Сунагатов, А.А.Поварова, Ф.М.Садриев һәм районыбызда яшәүче Татарстанның атказанган укытучылары.
Фоат Садриев укулары
2014 нче елның 28 нче мартында гимназиядә Казан федераль университеты, Татарстан Язучылар берлеге, мәгариф министрлыгы белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташ язучыбыз Фоат Садриевка багышлап «Фоат Садриев укулары» исемле 1нче төбәкара конференция оештырылды. Анда укучылар һәм укытучыларның фәнни — эзләнү эшләре тыңланды. Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде.Укуларны Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин ачып җибәрде.
Факил Сафин — Мөслимдә
Ярсып очкан кошка тиң
19 нчы март көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш язучы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев белән «Авылымның ярсып очкан кошы » исемле очрашу кичәсе булды.Кичәдә М.Әхмәтҗанов, Н.Шәймәрданова, Г.Фәрхетдинова, Азнакай районы Чалпы мәктәбеннән Р.Хәйруллина, Җ.Идиятовалар кунак булып катнашты. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Шакирьянова алып барды.
Матурлыкка омтылып
Семинар үтте
2014 нче елның 12 нче мартында Мөслим лицеенда «Тарих һәи әдәбият дәресләрендә укытуның яңа формалары һәм нәтиҗәлелек» темасына регионара семинар үтте.Түбәндәге укытучылар ачык дәресләр күрсәтте:Әхмәтгалиева Р.Ә., Иванов А.В., Мадьяров И.И., Җәләева С.Н., Хәлиуллина Л.И., Хаҗиева С.Р. Семинарның теоретик өлешендә («1950 — 1960 нчы елларда СССРда авыл хуҗалыгының социаль — икътисади үсеше») укучыларның чыгышлары тыңланды. Кунак булып, семинарга Исламов З.И. һәм Әхмәтҗанов М.З. килгән иде.
Диктат Галиевичкә — 80!
Укытучы, мәктәп директоры, КПССның Мөслим райкомы секретаре, район Советы башкарма комитеты рәисе, «КамАЗ» двигательләре заводы директоры урынбасары, Татарстан мәгариф министрлыгының укытучыларга өстәмә белем бирү буенча работнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Диктат Әхмәтгали улы Галиевкә шушы көннәрдә 80 яшь тула.Аны шушы гомер бәйрәме белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез.
Элмә такталар өстәлде
22 нче февраль көнне Күбәк урта мәктәбендә Иске Карамалыда туган филология фәннәре докторы, академик Флүн Мусин белән Күбәктә туган очучы — сынаучы Хуҗагали Камаловлар истәлегенә элмә такталар куелды. Алар икесе дә Күбәк урта мәктәбендә белем алганнар.Тантаналы чарада мәрхүмнәрнең туганнары, якташ язучылар, филология фәннәре докторы Альбина Гайнетдинова, Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Карамалы җирле үзидарәсе активы, укытучылар һәм укучылар, авыл халкы катнашты.
Без — «Кара — каршы» да
19 нчы февраль көнне «Яңа гасыр» телевидениесендә якташ язучыларыбыз Фоат Садриев, Илүсә Нәбиуллина һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар «Кара-каршы» тапшыруында катнашты. Анда бүгенге көн татар әдәбиятының торышы, теле, аны саклап калу, үстерү һәм пропагандалау мәсьәләләре уртага салып тикшерелде. Тапшыру эфирга якын көннәрдә чыгар дип көтелә.