Минзәлә Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Өяз үзәге дә булган, “Кыдыл бодау” да диләр. Гаҗәп моңлы көе дә бар, Ләкин яшьләр белмиләр. +3 0
Питрәч Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Казаннан ерак та түгел, Күп милләтләр үз иткән. Мишә елгасы буенда Чүлмәкчеләр күп икән. +1 0
Актаныш Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Беренче анда таң ата, Беренче Илбаш аннан. Беркайчан да төшкәне юк “Иң яхшы” дигән саннан. +3 0
Теләче Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Теләсәң – теләмәсәң дә, Теләргә кушып тора. Мишә елгасы яз саен Ярыннан ташып тора. +1 0
Нурлат Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Туграсында, нурлар чәчеп, Ап – ак ат бара чабып. Бай һәм матур яши халкы, Кара алтыннар табып. +1 0
Апас Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить “Калфаклы сандугач” шуннан, Зөя елгасы ага. Тимерьюлларга да бай ул, Чуашстан чиктәш аңа. +1 0
Лаеш Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Шулпасы белән сыйланган Әбиләр һәм бабайлар. Иделдә генә коена Анда кызлар, малайлар. +1 0
Зәй Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Өч кенә хәрефтән тора, Ерак түгел – елгасы. Әгәр шикәр кирәк булса, Шул җирлектән юлласы. +1 0
Мөслим Опубликовано 01.10.2015 автором Укытучы Ответить Иң эссе дә, иң салкын да, Башкортстан янәшә. Ыкның матур җирләренә Аккошлар ияләшә. +2 0
Сарман Опубликовано 01.10.2015 автором Укытучы Ответить Сандугачлар сайрап тора Аның туграсында. Илһам абый – моң чишмәсе Шул җирлектә тусын да… +2 0