Әдипне зурладылар

 

DSC05947 (NXPowerLite)DSC06204 (NXPowerLite)   Роза Шакировна

28 нче ноябрьдә Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләге иясе, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Хәбибуллинаның Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда 80 яшьлек юбилей кичәсе үткәрелде. Анда язучыны котларга муниципаль район башлыгы Рамил Муллин,Татарстанның Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, язучы, шагыйрь һәм үзешчән композитор Факил Сафин, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллинаның укучылары Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шафиков, ФСБ полковнигы Расих Шәйхелисламов, “Авыл утлары” исемендәге район гәзите редакторы Рөстәм Зәкиев һәм башка күренекле шәхесләр, язучының шәкертләре, әсәрләрен яратып укучылар, үзешчән артистлар катнашты. Кичәне Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева алып барды. Кичәдә язучының әсәреннән өзекләр яңгырады, тормыш юлын чагылдырган фотомонтаж тәкъдим ителде. Фойеда китап күргәзмәсе һәм китап сату оештырылды.

0

Белдерү

Мәдәни чаралар:
10.11. Шигърият кичәсе    “Мизгел”    11.00
10.11. Габделфәт Сафин.    РДК
11.11. Концерт. Үзәк шифаханә.
12.11. Концерт. Урта мәктәп.
13.11. Концерт: Илмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов
14.11. Концерт.  “Болгар кызлары”
Атна дәвамында — күргәзмәләр:
1. “Аналарның бөеклеген яши – яши аңлыйбыз”
(Әниләрнең кул эшләре)    музей
2.“Таллар сере”   Альберт Минһаҗев     музей

Безгә түбәндәге телефон белән мөрәҗәгать итегез:

2 — 48 — 86

17 — 23 нче ноябрьләргә эш планы

Үзешчән сәнгать коллективларының  смотр — конкурсы

17.11. — гимназия;

18.11. — «ДЮСШ», «Нептун», «СОК», аграр колледжның Бөгелмә филиалы, «Мизгел»

Атна дәвамында  музейда «Әниләрнең бөеклеген яши — яши аңлыйбыз…» исемле кул эшләре күргәзмәсе.

Ноябрьнең соңгы атнасына эш планы

26 нчы ноябрь — халыкка социаль хезмәт күрсәтү коллективы концерты.

28 нче ноябрь — язучы Роза Хәбибуллинаның юбилей кичәсе.

30 нчы ноябрь —  «Мизгел» яшьләр үзәгендә шахмат ярышы. 9:00 сәг.

Декабрь

2 нче декабрь — ветераннар концерты.

3 нче декабрь — Исполком коллективы концерты.план

 

0

Антонимлы шигырьләр

Ишекне ачсаң, “Яп!” – ди,

Ә караны гел “Ак”,- ди.

Ялкауланган кешене

Күзенә карап мактый.

 

Начар да түгел үзе,

Яхшы дисәң дә ялган.

Белмим, Булат бу холкын

Кемнән күчереп алган… Читать далее

Синонимлы шигырь

Бик арытты, этләр булдым,

Җеп өзәр хәл калмады.

Минем шундый халәтемне

Бары бабай аңлады.

 

— Бераз ял ит, хәл ал, — диде,

-Черем итсәң дә ярый.

Кая барып чыгарсың, – ди,

-Мүлтиләр карый – карый?..

0

Акрошигырь

(Һәр юлы шигырь исеме хәрефләренә

башланган шигъри әсәр)

Булат

 

Булганның да булганы,

Уңганның да уңганы.

Ләкин шунсы бик кызык:

Арыдың, ял ит”, — дисәң,

Тотына эшкә, кызып. Читать далее

-1

Шарадалар

(Яшерелгән сүзне иҗекләре яки
хәрефләре аша эзләп табу)

Иҗекләрем өчәү дә,
Ике генә сүз миндә.
Шул кечкенә бер илдә
Яшисеңдер бит син дә.
(Татарстан)

Ике сүздән торам мин,
Соңгысы — күк җисеме.
Мине белмәсәң – оят,
Йә әйт, мин кем исемле?
(Тукай. Исеме – Габдулла) Читать далее

-6