30 нчы июнь көнне 1968 нче елда Күбәк урта мәктәбенең 10а,б,в сыйныфларын тәмамлаучылар очрашты.Сыйныфташлар очрашуына тиешле шартлар тудырганы өчен, мәктәп дирекциясенә тирән рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
50 елдан соң очрашу
30 нчы июнь көнне 1968 нче елда Күбәк урта мәктәбенең 10а,б,в сыйныфларын тәмамлаучылар очрашты.Сыйныфташлар очрашуына тиешле шартлар тудырганы өчен, мәктәп дирекциясенә тирән рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
7 нче май көнне Дусай авылы зиратында сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Бәдыйк Салихов каберенең яңартылган ташын ачу тантанасы булды.Анда Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, җирле үзидарә әгъзалары, Бәдыйк Салиховның туганнары , авылдашлары, хәрбиләр, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.
Шушы көннәрдә Казанның «Иделпресс» басмаханәсендә Мөҗәһит Әхмәтҗанов авторлыгында Мөслим районы Дусай авылы тарихы, топонимнары, тарихи фоторәсемнәр, авыл йортлары, кайбер нәсел шәҗәрәләре, шул авылдан чыккан күренекле һәм кызыклы шәхесләрнең тормыш юллары, эшчәнлекләре, иҗатлары яктыртылган «Данлы Дусай» исемендәге китап дөнья күрде. Китапны Нәҗибә Батыршинаның «Мөслим икмәге» кибетеннән сатып алырга була.
28 апрель көнне Иске Карамалы Мәдәният йортында якташыбыз Харрас Әюп истәлегенә багышланган районкүләм шигырь язучылар бәйгесе үтте.Аның төп оештыручысы — Иске Карамалы китапханәчесе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлназ Шәмси. Бәйге җиңүчеләре Мактау кәгазьләре, дипломнар, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.Бәйгедән кайбер кадрлар:
Күптән түгел якташыбыз, яшь шагыйрә Лилия Шәймиеваның Казан шәһәрендә «Учымда — синең җылың» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Бу инде аның икенче китабы.Китап бары тик лирик шигырьләрдән генә тора.Китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителер, дигән теләктә калабыз.Авторга яңа иҗат уңышлары, саулык — сәламәтлек телибез.
Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгаклары ясады
16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы булды. Җыелышта 2017 елда әдәбиятнең төрле жанрларында иҗат ителгән әсәрләргә күзәтү ясалды, докладлар буенча фикер алышулар булды, әдәби премияләр, Берлеккә яңа алынган әгъзаларга кенәгәләр тапшырылды, конкурсларга йомгак ясалды.
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Язучы Фоат Миңнеәхмәт улы Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе тапшырылды
Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде
Шагыйрә Лилия Садриевага Татарсттан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырылды.
14, 15 нче сентябрь көннәрендә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре билгеләп үтелде. Бу чара күренекле якташ шагыйрьләребезТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Тукай бүләге иясе Зөлфәтнең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең 70 яшьлек юбилей даталарына багышланган иде. Казан, Чаллы , Әлмәт шәһәрләреннән 20 гә якын кунак килде.Алар районыбызның яңа төзелгән объектларында, мәктәпләрдә, «Кояшлы Ык» зонасында булдылар, төрле чараларда катнаштылар.
Татарстанның Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Мөслимебезгә багышланган шигырен тәкъдим итәбез.