Алинә дип мулла кушкан
Һич бозарга ярамый.
Алина дип эндәшмәгез,
Ул күңелне яралый.
Архив рубрики: Шигырь бәйләмнәре
***
— Исәнме, бабай, ди дә ул
Асылына муенга.
Карале син, җитә язган
Инде минем буема. Читать далее
Алинә мәктәпкә бара
Нинди бәхет, нинди шатлык,
Алинә үсеп җитте!
Кулына сумкасын тотып,
Бүген мәктәпкә китте. Читать далее
***
Алинә инде үскән кыз,
Быел мәктәпкә бара.
Әбисе белән бакчаны
Ялт иткәннәр кай ара!.. Читать далее
***
— Зөлфәт улым, — кил әле, дим,
— Бер яратыйм үзеңне.
-Юк!- кына ди. Әллә инде
Ишетми дә сүземне. Читать далее
Мин мәктәптән курыкмыйм
Мультик карап ятмыйм мин,
Шәп шигырьләр ятлыйм мин.
Әти белән әнинең
Ышанычын аклыйм мин. Читать далее
***
Оялчан да соң син, Ләйсән,
Сүзләрең чыга сирәк.
Синең кебек яшьтә инде
Җөмләләр төзү кирәк. Читать далее
Тырмаган
Бигрәк инде бу Зөлфәт,
Кызганып та тормаган:
Тоткан да абыйсының
Сул як битен тырмаган. Читать далее
Зөлфәт уйный
Самолет белән дә уйный,
Танк белән дә уйный.
Барсын да таратып ташлый,
Берсен дә җыеп куймый. Читать далее
Зөлфәт холкы
Зөлфәттә нинди холыктыр,
И кызык та бала соң.
Бер сөяргә дип уйласаң,
Көчкә кулга аласың. Читать далее