Архив рубрики: Шигъри әкиятләр
Булат белән Ак кашка
Борын – борын заманда
Үзебезнең Казанда
Яшәгән, ди, бер малай,
Начар булмаган алай.
Исеме булган Булат,
Хыялланганы – гел ат.
Укулар бетү белән,
Ямьле җәй җитү белән,
Күчтәнәч тотып кулга,
Киткән, ди, ул авылга.
Читать далее
Карак Саескан турында әкият
Яшәгән бер Саескан.
Айлар очкан, ел очкан.
Һәм кешеләр янына –
Бер авылга елышкан.
Белмәгәнгә әдәпне,
Булган яман гадәтле.
Урлашып гомер иткән,
Хәтта алдакчы икән. Читать далее
Айдар, куян һәм бүре
Айдарның тере куянны
Бик тә күрәсе килгән.
Куян артыннан урманга
Барып керәсе килгән.
Аркасына биштәр аскан,
Аякка чаңгы таккан.
Буранлы көн дип тормаган,
Урманга чыгып чапкан.
Читать далее
Булган, ди, Казан, бар Казан.
Алинә әкият сөйли:
— Борын – борын заманда
Безнең бабайлар гөр килеп
Яшәгәндә Казанда,
Көчле давыл килеп чыгып,
Шәһәрне җимергән, ди.
Ә бабайлар, шуннан качып,
Урманга җилдергән, ди.
Анда агачларны төпләп,
Матур йортлар салганнар.
Бергә яшәгән җирләрен
Авыл дип атаганнар.
Шул авылдан ерак түгел
Чишмәсе дә булган, ди.
Тал – тирәкләрне яратып,
Сандугачлар кунган, ди.
Җырчы кошлар көне – төне
Сайрап туя алмаган.
Туган җирдән киткәннәрнең
Алар хәлен аңлаган.
Бабайлар эшсез тормаган:
Җирләр сөргән, тырмаган.
Иген иккән чакта алар
Моңлы җырлар җырлаган.
Сабантуйлар үткәргәннәр,
Берләшкәннәр тагын да.
Сагынганнар яшьлекләрен,
Карап , Казан ягына.
Бабамның оныклары да
Үз иткәннәр Казанны.
Алар да искә ала , ди,
Гарасатлы заманны.
Казан исә матурланган,
Биек йортлар калыккан.
Сөембикә манарасым
Өзелмәгән халыктан.
Колшәриф мәчете, балкып,
Үзенә тартып тора.
Анда булган һәр кешенең
Савабы артып тора.
Башкала булган, ди, Казан,
Еракка киткән даны.
Оныклары чит җирләрдән
Сагынып кайткан аны.
Казаныбыз кунакларны
Көн дә кабул итә, ди.
Хәтта безне дә үзенә
Бик зарыгып көтә, ди.
Шуның белән, дускайларым,
Әкият тә бетә, ди.
Идел
Изображение
(Әкият)
Борын заманда ук аккан
Идел исемле елга.
Мул сулы булганга күрә,
Ташыган ди ул ел да.
Якын – тирә басуларны
Болыннарны сугарган.
Бабайлар бик рәхмәтле
Булганнар ди шуңарга.
Идел үзе генә түгел,
Байтак ди туганнары.
Бер – берсенә кунак булып
Йөрешә торганнары.
Шулай да Чулман дигәне
Бик абруй казанган.
Ерак та акмаган үзе
Башкалабыз Казаннан.
Чулман белән Идел һәрчак
Дус һәм тату булганнар.
Кешеләр шуны күргәннәр,
Сусаклагыч корганнар.
Кече туган Казансу да
Инде күптән җыенган.
Шушы хәлләрне күргәч тә,
Ул Иделгә сыенган.
Сусаклагыч та төзелгәч,
Дуслык чәчәк аткан, ди.
Көчләре дә артып киткән,
Кешеләр шак каткан, ди.
Идел буендагы Казан
Әйләнгән ди зур портка.
Якын – тирә бар күршеләр
Сокланган Идел – йортка.
Нократ дигән бер туганы
Тыныч кына аккан, ди.
Иң матур җирләрне сайлап,
Үзенә юл сапкан, ди.
Болыннарында кешеләр
Җиләк җыйган, мал көткән.
Анда балык та тотканнар,
Зур – зур кораблар үткән.
Элегрәк елгаларны
Салларда кичкәннәр, ди.
Бер ярдан икенчесенә
Бик озак күчкәннәр, ди.
Хәзер бу елгалар аша
Зур күперләр салынган.
Юллар якты булсын өчен,
Лампочкалар кабынган.
Елагалар бүген дә әле
Ага да ага икән.
Дулкыннары ярларына
Кага да кага икән.
Акчарлаклар элеккечә
Очып, балык аулый, ди.
Туган якның елгаларын
Ташлап китә алмый, ди.