Бик арытты, этләр булдым,
Җеп өзәр хәл калмады.
Минем шундый халәтемне
Бары бабай аңлады.
— Бераз ял ит, хәл ал, — диде,
-Черем итсәң дә ярый.
Кая барып чыгарсың, – ди,
-Мүлтиләр карый – карый?..
(Күп мәгънәгә ия булган сүзләр)
Кара, бөтен дөнья ап – ак,
Ә өстәлдә — кара икмәк.
Ашап кара син икмәкне,
Ходай биргән ул хикмәтне. Читать далее
(Һәр юлы шигырь исеме хәрефләренә
башланган шигъри әсәр)
Булат
Булганның да булганы,
Уңганның да уңганы.
Ләкин шунсы бик кызык:
“Арыдың, ял ит”, — дисәң,
Тотына эшкә, кызып. Читать далее
(Яшерелгән сүзне иҗекләре яки
хәрефләре аша эзләп табу)
Иҗекләрем өчәү дә,
Ике генә сүз миндә.
Шул кечкенә бер илдә
Яшисеңдер бит син дә.
(Татарстан)
Ике сүздән торам мин,
Соңгысы — күк җисеме.
Мине белмәсәң – оят,
Йә әйт, мин кем исемле?
(Тукай. Исеме – Габдулла) Читать далее
Сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Раилә Әхмәдулла кызы «Сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Аны ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәме һәм олы бүләк белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек һәм эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз. Читать далее
31 нче октябрь көнне Күбәк урта мәктәбе диварына Күбәк авылыннан социалистик төзелеш Герое, «Кызыл сабанчы» колхозы рәисе Миңнехан Мөхәммәтҗан улы Гайровка, Түреш авылында туган, коммунистлар партиясенең ХХIV съезд делегаты, Татарстанның атказанган агрономы, халык мәгарифе отличнигы, «Урал» колхозы рәисе Мирзагабдрахман Бәлүл улы Гаттаровка, Иске Карамалы авылында туган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әслах Нурлыгаян улы Баязитовка элмә такталар куелды. Читать далее
29 нчы октябрь көнне Әлмәт шәһәренең татар дәүләт драма театрында якташ шагыйрәбез Эльмира Шәрифуллинага Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия, ә язучы Роза Хәбибуллинага Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Читать далее
16 нчы октябрь көнне Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Метрәй авылы кызы Зөлфия Гаусиеваның Мөслимдәге туган якны өйрәнү музеенда ай ярым элек ачылган күргәзмәсен тантаналы шартларда ябу булды. Чарага нигездә хезмәт ветераннары чакырылган иде. Район башлыгының социаль — мәдәни эшләр буенча урынбасары Рушат Солтанов Зөлфия ханымга Рамил Муллинның Мактау грамотасын тапшырды һәм киләчәктә аңа саулык — сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.Чарада катнашучылар рәссамга үзләренең рәхмәт хисләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.
Якташыбыз, озак еллар Татарстан радиосында журналист булып эшләгән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Мөслимә (Лена) Шәфыйкованың күптән түгел «Корычлар ныклыгы гынамы?!!» исемле китабы дөнья күрде (Бу инде аның икенче китабы. Беренчесе — «Исәнме, Камил!») Әлеге китапта аның хикәяләре, очерклары урын алган.
10 нчы октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Әхсән ага Шәриповның Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына багышланган «Утлы еллар аша» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәне Роза Низамова сценарие нигезендә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры , шагыйрә Лилия Садриева алып барды. Чарада Мөслим муниципаль районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин, Халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр иясе язучы Факил Сафин, китапка кергән очерклар геройлары, туганнары катнашты. Читать далее