Югары Ослан Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить “Сәйдәш аланы” нда һәр ел Үтә сәнгать бәйрәме. “ Кызыл Байрак” берләштергән Районның бар ямен. +1 0
Буа Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Шикәр чөгендере игә, Шуңа бай ул шикәргә. Театрына барып кайт, Гел белмәсәң нишләргә. +1 0
Бөгелмә Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Өяз, кантон, өлкә булган, Хәзер ул бик бай кала. Тимер юлы, аэропорты, Нефте белән мактала. +1 0
Чүпрәле Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Сембер губернасына да, Буага да ул кергән. Татарлар, урыс, чуашлар – Бар да яшиләр бердәм. +1 0
Алексеевский Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Куйбышев сусаклагычы, Биләре дә ни тора! Бутлеров, Арбузов шуннан- Вакыт тап та бер ура. +1 0
Спасс Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Үзәге – Болгар шәһәре, Булмасын тик буталыш. Бу якларда туып үскән Хәтта Абдулла Алиш. +1 0
Аксубай Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Хәсән Туфан безнеке, дип, Ул яклар горурлана. Татарларга караганда, Чуашлар күбрәк анда. +1 0
Чирмешән Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить “Ял итәргә килегез”,- дип, Җыр җырлап чакыралар. Пугачев тирмәннәренә Хәйран калып торалар. +1 0
Әлки Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Алып батырдан алганнар Аңа матур исемне. Үзәге – Базарлы Матак, Районын белмисеңме? +1 0
Яңа Чишмә Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Чистайга да, Әлмәткә дә Элек кертеп йөрткәннәр. “Яңа” дигән исем куеп, Яңа район иткәннәр. +1 0