Баулы Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Район үзәге, шәһәр дә Башкортстан чигендә. Шуннан Фәнис Яруллинны Белми икән кем генә. +1 0
Кайбыч Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Хәтерли ул Болгар дәүләтен дә, Алтын Урда, Казан ханлыгын. Без беләбез шушы матур җирдә Шәкүр каракның туганлыгын. +1 0
Әтнә Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Казан арты районы, Арчадан киткән чыгып. Сибгат Хәким, Мәрҗаниләр Шул җирдә үскән ныгып. +1 0
Лениногорск Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Шөгер диеп тә йөрткәннәр, Булган ул Яңа Писмән. Чишмәләргә иң бай төбәк, Шуңа да чыкмый истән. +2 0
Балык Бистәсе Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Балыгы күп булгангамы, Шундый исем биргәннәр. Татарстанда иң чиста Район ул, дигәннәр. +1 0
Тукай Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Ул исемне һәркем белә, Хәтта сабый бала да. Халкы – авылда, үзәге – Чаллы дигән калада. +1 0
Балтач Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Туграсында аю бабай, Көмеш балтасын тотып, Бик тырышып, бура бурый, Бар дөньясын онытып. +1 0
Минзәлә Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Өяз үзәге дә булган, “Кыдыл бодау” да диләр. Гаҗәп моңлы көе дә бар, Ләкин яшьләр белмиләр. +3 0
Питрәч Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Казаннан ерак та түгел, Күп милләтләр үз иткән. Мишә елгасы буенда Чүлмәкчеләр күп икән. +1 0
Актаныш Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Беренче анда таң ата, Беренче Илбаш аннан. Беркайчан да төшкәне юк “Иң яхшы” дигән саннан. +3 0