Сезгә тагын бер фотоклип тәкъдим итәм.Бәлки, үзегезнең танышларыгызны да очратырсыз.Рәхим итеп карагыз.
Архив рубрики: Яңалыклар
Түрешкә юлны ул салдырды
Туган авылым Түреш халкы гомер буена юлсызлыктан интекте.Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Югары Советка депутат булып сайлангач, ул Түреш халкы белән очрашты.Авылдашлар аңа төп наказ итеп юл мәсьәләсен хәл итүне бирделәр.Инде менә ничә еллар буе безнең авыл халкы асфальт юлдан йөри. Без барыбыз да шушы изге эше өчен Роберт Мөгаллим улына бурычлы. Кызганычка каршы, Роберт инде безнең арабызда юк. Ул бакыйлыкка күчте. Ләкин түрешлеләр аны онытмыйлар.Чөнки аның шигырьләре белән бергә безгә бүләк итеп калдырган асфальт юлы да калды.Урының оҗмах түрләрендә булсын, Роберт дустым!
Яңа клип
Яңа китап «Авылдашлар»
Шушы көннәрдә туган авылыбыз Түреш турында “Авылдашлар” исемле энциклопедик китап дөнья күрде. Китапта Түреш авылы турында кыскача белешмә,авыл оешканнан бүгенге көнгә кадәр булган хуҗалыклар, яшәгән кешеләр һәм аларның фотолары туплап бирелде.Аерым күренекле шәхесләр турында язмалар тәкъдим ителде. Китап Түреш авылын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек бирүче төсле фотоматериаллар белән баетылды.
Китапны әзерләүдә үзләренең намуслы хезмәтләрен куйган Илгиз Низамовка, Фәнисә Музафаровага, Әлфия Әюповага һәм башкаларга ихлас рәхмәт хисләрен белдерәбез. Китап “Идел – Пресс” нәшриятында басылды.
Тормыш мизгелләре
Әлеге китапта хөрмәтле якташыбыз, күренекле мәгаллим, актив хәбәрче, шагыйрь һәм прозаик, сугыш чоры баласы, Яңа Сәфәр авылында туып, Октябрь (Теләнче) , Баек мәктәпләрендә укыткан, колхозда партоешма секретаре булып эшләгән, бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче, инде унынчы дистәне ваклап килүче Ягсуп ага Мортазинның шигырьләре, истәлекләре, парчалары һәм бик күп юмористик әсәрләре туплап бирелде.
Китапны төзүче һәм басмага әзерләүче мин фәкыйрегез булам.