Мөслимдә — «Лэнд — Арт» фестивале

2 июнь көнне Мөслимебезнең «Кояшлы Ык» ял итү паркында бөтендөнья «Лэнд-Арт» фестивале старт алып, 8 июньгә кадәр дәвам итте.

Бу вакыт эчендә дөньяның төрле почмакларыннан һәм күрше тирә илләрдән килгән иң көчле 15 команда 6 көн дәвамында Лэнд-Арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итте. 8 июнь көнне «Кояшлы Ык» ял зонасындафестивальнең нәтиҗәләре игълан ителде. Анда район башлыгы Рамил Муллин, ТР яшьләр белән эшләү һәм спорт министры урынбасары Ренат Садыйков, “Созвездие – Йолдызлык” сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, “Лэнд-сервис” җәмгыяте генераль директоры Людмила Костычева катнашты.

Азат Әхмәтҗанов фотолары файдаланылды.

0

Илдусны искә алдык

22 нче гыйнвар көнне Азнакайда күрнекле шагыйрь Илдус Гыйләҗевне искә алу чаралары булып узды. Казаннан, Чаллыдан һәм Мөслимнән килгән язучылар аның каберен зыярәт кылдылар, Туйкә авылында элмә такта ачтылар, балалар һәм халык белән очраштылар.

-1

Вәрәшбашта — Халык шагыйре

17 нче гыйнвар көнне Вәрәшбаш авылы мәктәбендә Халык шагыйре Роберт Миңнуллин булып китте. Ул әдәби иҗат буенча игълан ителгән конкурста җиңүче балаларга бүләкләр тапшырды һәм шигырьләрен укыды.

 

-3

Юбилей матур узды

11 нче гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният  йортында Россиянең атказанган хәрби очучысы Рәшит Вагыйз улы Шәфыйковның 70 яшьлек юбилеена багышланган бик эчтлекле һәм матур чара узды.

0

«Рухият» игелеге

29 нчы ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт мәдәният йортында «Татнефть» каршында оештырылган «Рухият» фонды тарафыннан басылган китапларны тәкъдир итү кичәсе булды.Анда якташыбыз Факил Сафинның да балалар өчен язылган»Әйдәгез, дуслашыйк!» исемле китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

0

Дусайда мәчет ачылды

5 нче ноябрь көнне Дусай авылында мәчет ачылды.

мәчете

Дусайда мәчет ачылды

 

Мәктәп, кибет, клубы юк,

Мәчетенә кунды ай.

Гомер буе данлы булды,

Бүген дә данлы Дусай.

Бүген ул Айлы Дусай!..

 

Мәчет ачылды Дусайда,

Күңелләрдә – горурлык.

Бу горурлык киләчәккә

Маяк булып торырлык.

 

Мәчетсез чакта да Дусай

Югалтмады һич данын.

КЕшеләре, бакчалары

Данлы иде шул аның.

 

Дусайда мәчет ачылды,

Тик ябыла күрмәсен.

Авыл халкына да шайтан

Коткылары кермәсен.

 

Айлы мәчет манарасы

Бәхет иңдерсен иде.

Авылдашлар, бердәм булып,

Мәчеткә йөрсен иде.

 

Азан тавышы авылда

Яңгырап торсын иде.

Дусай элеккечә данлы,

Бәхетле булсын иде!

5.11.2018.

0

Комсомолга — 100 яшь

29 нчы октябрь көнне  Зифа Басыйрова исемендәге  Мәдәният йортында Комсомолга 100 яшь тулган көн зурлап билгеләп үтелде.Читтән дә бик күп кунаклар кайткан иде.Кичәдә «Мөслим — безнең йөрәкләрдә»  исемле китап та тәкъдим ителде.

0

Факил бүләк алды

22 нче октябрь көнне татар халкының күренекле язучысы, әкиятче, Җәлилче Абдулла Алишның туган ягында — Спасс районы Көек авылында Абдулла Алишка  яңа бюст ачу тантанасы булды. Шул ук көнне якташыбыз Факил Сафинга балалар әдәбияты өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге өчен Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк тапшырылды.Казаннан килгән бер төркем татар язучылары Абдулла Алишның музеенда булдылар һәм тантаналы кичәдә катнаштылар.Факил Сафинны бу  мәртәбәле бүләге белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез һәм аңа саулык — сәламәтлек, иҗатында тагын да зур уңышлар телибез.

Факил кебек кешеләргә

Ышанырга була.

Аның белән рәхәтләнеп

Бушанырга була.

0