Харрас Әюп турында китап

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында язучы Роза Хәбибуллина авторлыгында тууына 70 ел тулу уңаеннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый  исемендәге  әдәби премия иясе Харрас Әюп турында шул исемдәге китап 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Анда Харрас замандашларының  истәлекләре, фотолар белән бергә  китап авторының шагыйрь тормышын һәм иҗатын чагылдырган әдәби – документаль бәяны да урын алган.Харрас Әюпнең  байтак кына популяр шигырьләре дә туплап бирелгән.

Харрас китап - копия (NXPowerLite)

Харрас Әюпкә — 70

 

 

Бүген Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать эшлеклесе , Г. Исхакый исемендәге  әдәби бүләк иясе, күренекле шагыйрь, Түреш егете Харрас Әюпкә , исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Бу дата уңаеннан «Яңа  гасыр»  телевидениесе «Мәдәният дөньясында» тапшыруын тулысынча аның истәлегенә багышлады.»Татарстан» радиосы аның шигырьләренә язылган җырларны яңгыратты.»Мәдәни җомга», «Авыл утлары» гәҗитләрендә Халык язучысы Фоат Садриевның Харрасның иҗатына багышланган күләмле генә мәкаләләре  дөнья күрде.

Түреш авылында шул уңай белән мәңгелек  йортыбызга якташ язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре зиярәт кылдылар.Шагыйрь каберенә чәчәкләр салдылар, «Харрас чишмәсе» нең реконструкция эшен күреп куандылар, аның хөрмәтенә һәм рухына багышланган мәҗлестә булдылар.

Килеп күрегез

DSC00145 (NXPowerLite)  DSC00149 (NXPowerLite)

Җәйнең иң матур көннәрендә Түреш авылы зиратында өмә үткәрелде: аның печәне, чүп үләннәре чабылды, аерым каберлекләр тәртипкә китерелде.Зират йортына авылыбыздан Бөек Ватан сугышына китеп, аннан кайталмый калган  һәм кайтып, шушы зиратка җирләнгән авылдашларыбызның исемлеге эленде.Түреш авылына керү алдыннан үзләренең иҗатлары белән бөтен татар халкы күңелендә аерым урын алган Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, күренекле шагыйрь Харрас Әюпләрнең рәсемнәре куелды.Түрештән кайтып киткәндә, сезне матур итеп язылган “Хәерле юл!” дигән язу озатып калачак. Районыбыз авыллары да шундый  матур үрнәккә иярсеннәр иде.

Безгә кунаклар килде

DSC00025 (NXPowerLite)31 нче май көнне Яр Чаллы язучылар бүлеге рәисе, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы һәм шагыйрь, якташыбыз Факил Сафин җитәкчелегендә  өч дистәдән артык Чаллы шәһәрендә чыга торган гәзит һәм журнал хезмәткәрләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Чаллы шәһәре администрациясе вәкилләре Мөслимгә кунак булып килделәр. Алар Мөслимнең үзәк урамнары, сквер, парклары, музей, китапханәсе белән танышканнан соң, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, танылган шагыйрь Харрас Әюпнең туган туган авылы Түрешкә дә бардылар һәм аның каберен зыярәт кылдылар, Харрас чишмәсен карап хозурландылар.Чишмә буенда концерт номерлары да күрсәтелде.

 

Якташыбыз зурланды

10 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда  Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы һәм драматург, Габдулла Тукай  исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы Фоат Садриевның 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Тантанага Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде. Язучыны котлаулар матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Дусайда кызыклы очрашу

5 нче мартта Дусай авылы клубында авыл тарихын, шәҗәрәләрне, аның күренекле шәхесләрен өйрәнү һәм аларны киләчәктә китап итеп бастырып чыгару  максаты белән халык җыены үткәрелде.Авыл халкы алдында Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Бания Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия Садриева,  балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановлар чыгыш ясады.Дусай авылы оныклары, балалары, киленнәре катнашында концерт күрсәтелде.

 

Мөслимнәргә уңыш елмайды

«Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясалды

04.03.2016

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясады.

Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы – чәчмә әсәрләр (проза), 54-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е – балалар әдәбияты, 43-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 71-е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2014 нче елда дөнья күргән, 2015 нче ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1526 китапханәсе катнашты.

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри 2016 нчы елның 3 нче мартында җиңүчеләрне билгеләде.

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 нче урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»;

2 нче урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;

3 нче урын Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» китапларына бирелде.

Кадим Җәмитнең «Килмешәк», Фәрит Яхинның «Умырзая» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 нче урынга Айгөл Әхмәтгалиеванең «Мин гашыйк булдым»;

2 нче урынга Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!»;

3 нче урынга Мөҗәһитнең «Баллы җәй» китаплары чыкты.

Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова) китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 нче урын Габдрахман Әпсәләмовның «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»;

2 нче урын Факил Сафинның «Заблудившийся рассвет»;

3 нче урын Әхәт Мушинскийның «Белые Волки» китапларына бирелде.

Александр Пушкинның «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 нче урынны Марсель Бакировның «Древнетюркская поэзия»;

2 нче урынны Марсель Галиевнең «Поэзия духа=Рух»;

3 нче урынны Рамиль Сарчинның «Жизнь и судьба Фатиха Карима» китаплары алды.

Искәндәр Гыйләҗев белән Ләйлә Гатауллинаның «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшинаның «Ислам в Среднем Поволжье» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

(Илдус Заһидуллин — Әмәкәй кияве)

Күпсанлы китап укучылар исеменнән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез!

Берьюлы ике чара

18 нче гыйнвар көнне Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә Габдулла  Тукай  исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар күрсәтү булды. 2016 нчы елда тапшырылачак бүләккә шагыйрь, Һ.Такташ исемендәге   әдәби бүләк иясе Илдус Гыйләҗев тәкъдим ителде.Шул ук көнне Илдус Гыйләҗевнең 70 яшьлек  юбилее дә тантаналы төстә билгеләп үтелде.

2016-01-18 09-01-10 (NXPowerLite)2016-01-18 09-15-20 (NXPowerLite)2016-01-18 11-07-26 (NXPowerLite)

Табышмаклар

Аның маршын Мәскәүдәге
“Кызыл мәйдан” тыңлаган.
Ә җырлары бүгенгәчә
Яңгырыйлар, тынмаган.
(Салих Сәйдәшев)
“Апуш” та ул, “Шүрәле” дә,
Район да, урам да.
Һәйкәленең исәбе юк,
Уйлап – уйлап торам да…
(Тукай)
Үзе рәссам, үзе сынчы,
Шәмаилләр остасы.
Моңлы җырчы гына түгел,
Олы галим, кыскасы.
(Бакый Урманче)
Сарман сандугачы булып,
Тарихка керде инде.
Үзенә дигән таҗны да
Моңыннан үрде инде.
(Илһам Шакиров)