Түреш авылының «Харрас чишмәсе» буенда Түреш авылы төзелә башлауга 100 ел тулу уңаеннан бик матур чара үткәрелде.
Архив рубрики: Яңалыклар
Мөслимдә — «Лэнд — Арт» фестивале
2 июнь көнне Мөслимебезнең «Кояшлы Ык» ял итү паркында бөтендөнья «Лэнд-Арт» фестивале старт алып, 8 июньгә кадәр дәвам итте.
Бу вакыт эчендә дөньяның төрле почмакларыннан һәм күрше тирә илләрдән килгән иң көчле 15 команда 6 көн дәвамында Лэнд-Арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итте. 8 июнь көнне «Кояшлы Ык» ял зонасындафестивальнең нәтиҗәләре игълан ителде. Анда район башлыгы Рамил Муллин, ТР яшьләр белән эшләү һәм спорт министры урынбасары Ренат Садыйков, “Созвездие – Йолдызлык” сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, “Лэнд-сервис” җәмгыяте генераль директоры Людмила Костычева катнашты.
Азат Әхмәтҗанов фотолары файдаланылды.
Илдусны искә алдык
Вәрәшбашта — Халык шагыйре
Юбилей матур узды
Яңалык
«Рухият» игелеге
Дусайда мәчет ачылды
5 нче ноябрь көнне Дусай авылында мәчет ачылды.
Дусайда мәчет ачылды
Мәктәп, кибет, клубы юк,
Мәчетенә кунды ай.
Гомер буе данлы булды,
Бүген дә данлы Дусай.
Бүген ул Айлы Дусай!..
Мәчет ачылды Дусайда,
Күңелләрдә – горурлык.
Бу горурлык киләчәккә
Маяк булып торырлык.
Мәчетсез чакта да Дусай
Югалтмады һич данын.
КЕшеләре, бакчалары
Данлы иде шул аның.
Дусайда мәчет ачылды,
Тик ябыла күрмәсен.
Авыл халкына да шайтан
Коткылары кермәсен.
Айлы мәчет манарасы
Бәхет иңдерсен иде.
Авылдашлар, бердәм булып,
Мәчеткә йөрсен иде.
Азан тавышы авылда
Яңгырап торсын иде.
Дусай элеккечә данлы,
Бәхетле булсын иде!
5.11.2018.
Комсомолга — 100 яшь
Факил бүләк алды
22 нче октябрь көнне татар халкының күренекле язучысы, әкиятче, Җәлилче Абдулла Алишның туган ягында — Спасс районы Көек авылында Абдулла Алишка яңа бюст ачу тантанасы булды. Шул ук көнне якташыбыз Факил Сафинга балалар әдәбияты өлкәсендә уңышлы эшчәнлеге өчен Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк тапшырылды.Казаннан килгән бер төркем татар язучылары Абдулла Алишның музеенда булдылар һәм тантаналы кичәдә катнаштылар.Факил Сафинны бу мәртәбәле бүләге белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез һәм аңа саулык — сәламәтлек, иҗатында тагын да зур уңышлар телибез.