Табышмаклар

Аның маршын Мәскәүдәге
“Кызыл мәйдан” тыңлаган.
Ә җырлары бүгенгәчә
Яңгырыйлар, тынмаган.
(Салих Сәйдәшев)
“Апуш” та ул, “Шүрәле” дә,
Район да, урам да.
Һәйкәленең исәбе юк,
Уйлап – уйлап торам да…
(Тукай)
Үзе рәссам, үзе сынчы,
Шәмаилләр остасы.
Моңлы җырчы гына түгел,
Олы галим, кыскасы.
(Бакый Урманче)
Сарман сандугачы булып,
Тарихка керде инде.
Үзенә дигән таҗны да
Моңыннан үрде инде.
(Илһам Шакиров)

Икенче китап әзер

29 декабрьдә сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән Шәриповка 90 яшь тулды. Шул уңай белән аның юбилеена багышланган тантанада район хакимияте башлыгы Рамил Муллин аңа  «Утлы еллар аша» китабының дәвамын тапшырды. Ул китап Елгабаш авылы егете Рәшит Хәбировның матди ярдәме белән дөнья күрде.Китап 500 данәдә басылды.

 

 

 

Язучылар бәйрәм итте

24 нче  декабрь көнне Әлмәт Язучылар оешмасында әдәбият елы уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Анда районыбызда яшәп иҗат итүче язучылар :Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина, Мөҗәһит Әхмәтҗанов Һәм «Авыл утлары» гәҗите редакторы Рөстәм Зәкиевләр катнашты.

DSC09236 (NXPowerLite)DSC09239 (NXPowerLite)DSC09243 (NXPowerLite)DSC09244 (NXPowerLite)DSC09247 (NXPowerLite)DSC09248 (NXPowerLite)DSC09258 (NXPowerLite)DSC09260 (NXPowerLite)DSC09272 (NXPowerLite)

 

Чаллы Язучылар берлегенә — 35 ел

4 нче декабрьдә Чалы шәһәрендә Язучылар берлеге оешуга (җитәкчесе  — безнең якташыбыз — язучы, шагыйрь ,үзешчән композитор, филология фәннәре  кандидаты Факил Сафин) 35 ел тулу уңаеннан зур чара үткәрелде.  Анда безнең районнан да бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр катнашты.

DSC09170 (NXPowerLite)DSC09174 (NXPowerLite)DSC09175 (NXPowerLite)DSC09178 (NXPowerLite)DSC09179 (NXPowerLite)DSC09180 (NXPowerLite)DSC09184 (NXPowerLite)DSC09189 (NXPowerLite)DSC09191 (NXPowerLite)DSC09193 (NXPowerLite)DSC09196 (NXPowerLite)DSC09201 (NXPowerLite)

Сабалылар «Тамчы гөл»не зурлаган

view_691066_1158634view_691066_1158644view_691066_1158670DSC_0305(2)DSC_0347(1)DSC_0359(1)view_691066_1158692DSC_0367(3)DSC_0388(4)

Күптән түгел Сабада язучы-публицист, композитор Рөстәм Зариповның иҗат кичәсе үтте.

Аны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов районның Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Рөстәм Зарипов республика матбугатында чыгып килүче үткен телле мәкаләләре, уйландырырлык язмалары, Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Дусларга», «Бүре» һәм башка популяр җырлары аша таныш. Җитмешенче еллардан бирле олысы да кечесе дә яратып башкарган «Тамчы гөл» җырының да авторы ул!

Рөстәм Зариповның иҗаты,мөгаен, безнең Мөслимдә бөреләнгәндер. Мөслим аның иҗатына канат куйгандыр, дию дә күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килми микән? Чөнки ул озак еллар буе безнең районда юллар төзү оешмасында һәм эчке эшләр бүлегендә эшләде. Аның язмаларындагы геройларның күбесе — безнең райондашлар икәнлеген дә искәртсәк, ул эчке дөньясы белән Мөслимнеке була да куя…Рөстәм дускай, сине барлык мөслимлеләр исеменнән бик матур үткән иҗат кичәң белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары сиңа!

Җиңүләрдән — җиңүләргә!

31 нче октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә ачык Россиякүләм  вокаль фестиваль – конкурс  үткәрелде. Анда Мөслимебезнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче җырчылар Алинә Әхмәтҗанова  һәм Илсур Кирамовлар катнашты. Алинә 3 нче Дәрәҗә лауреат исеменә, Илсур “Этно – музыкаль традицияләрне саклаганы өчен”  дипломына лаек булды.Алинәнең концертмейстры – гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы – Булат Әхмәтҗанов.

IMG_20151031_145850  DSC06171 (NXPowerLite)  DSC06174 (NXPowerLite)

 

«Калфаклы сандугач — 2015»

 

30 нчы октясарабрь көнне Казан шәһәренең  4 нче гимназиясендә татар халкының сөекле композиторы  Сара Садыйкованың тууына 109 ел  һәм аның кызы Әлфия Айдарскаяга 90 яшь тулу уңаеннан  “Калфаклы сандугач-2015” татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII  төбәкара ачык фестиваль — конкурсы булып узды.  Төрле төбәктән 130 га якын укучы катнашты. Шулар арасында  Мөслим районыннан да укучылар  бар иде.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы,  Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Нияз Мирзаянов вокал-соло номинациясендә җырлап,   Татарстан Республикасының  мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына ия булды, җитәкчеләре: Гөлназ Юсупова белән Мирзаянов Айдар.

Мөслим балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче, Мөслим лицеенда белем алучы Нуриева Эльвина жыр номинациясендә Мәгариф һәм фән министрлыгының I нче дәрәҗә Дипломына һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды, Гала концертта чыгыш ясау  хокукы алды. Җитәкчеләре: югары категория музыка укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова белән Лилия Заянова.

IMG_20150403_124029

Мөдәмил рухына дога булып ирешсен

Заметка

Mudamil1          КИТАПЛЫЛАР    ХИСАПСЫЗ   

Бер дигән шигырь — хикәяләре һәм мөмкинлеге булуына карамастан, (байтак еллар Мөслимдә җирле радио-телевидение һәм матбугатны бер төенгә төйнәп шул үзәкнең җитәкчесе булып эшләде), Мөдәмил Әхмәтов китаплы булырга  ашыкмады. Басма сүз кадере  төшүе сәбәп булдымы моңа,  бәгъзе  каләмзатларның  уздырыштан, ни он ни тоз, ни салам  тәме  юк  иҗат җимешләрен, китап кибетләрен читләтеп уздырып, китапханә киштәләренә томнар  шәкелендә кундырулары  әвәрәсе, сан һәм күләмгә басым ясап ниндидер бөеклек  дәгъвә итүләре, бу шаукымга сәерсенеп һәм көлеп каравы, китап сөючеләрнең үзен дә шундыйлар исәбендә санап, ялгышуларыннан өркү сәбәп булдымы, белмим.  Хәлбуки, андый талантлы шагыйрьнең сыңар китабы  да булмау гадел хәл түгел,  ә гайре табигый һәм  мантыйк киртәсенә   сыймый иде.  Мөдәмилнең  әдәбият сөючеләр өчен тәҗел иҗаты ниндилеген чак кына  чамалату җәһәтеннән   мисал китерергә рөхсәт итегез. Менә  әниләребезгә багышланган ике юллыгы :

“Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,

       Кереп югалалар каберләргә…”

Шигърияте  моңын тояр өчен, китү турындагы  шигыреннән бер өзек белән  танышу  да артык булмас төсле :

                           “Көз ал яулык болгап китеп бара,

                            Камылларга сарылып сагыш кала;

                            Күзгә сыймый күкнең зәңгәрлеге, —

                           Тәгәри дә тама, тәгәри дә тама…

(Милләтебезнең мәшһүр артисты Равил ага Шәрәфиевнең рус фольклорыннан булган кайбер үткен такмакларны  тар аудитория өчен татарчага  аудару гадәте бар. Шундый хоббие, ягъни мәсәлән.  Ни хикмәт, аның тәрҗемәләре  оригиналга караганда да үтемлерәк килеп чыга.  “Полюбила парня, я”, дигән башламлы, физик яктан кимчелекле  егет турындагы шундый дүртъюллыктан тәрҗемәсен  чак кына үзгәртеп,  Мөдәмил дустымны, китабын чыгарырга өндәү максатында   түбәндәгечә   ирештергәнем булды :
Мин сокланам бер шагыйрьгә,

                             Ә ул шагыйрь –китапсыз;

                            Ни пычагыма китапсыз,

                            Китаплылар хисапсыз…)  Җәя эчендәге өлеш кыскартылган.

Менә  Мөдәмил Әхмәтовның   “Кайту” исемле беренче китабы дөнья күрде. Тиражы  йөз данә.  Хәләл җефете Венера ханым һәм балалары тырышлыгы, җирле эшкуар  Ильгиз Зәки улы ярдәме белән басылган ул. Китапта әлеге шәхеснең  атаклы  шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) үзе сокланган искиткеч  матур шигырьләре, хикәя-нәсерләре һәм публицистик мәкаләләре белән беррәттән, аның хакында язмалар һәм фотолар да урын алган. Китапның төзүче мөхәррирләре,  якын дусларыннан Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Шаһинур Мостафин, корректоры Фирая Маликова. Китап җиде сәхифәдән тора. Алтынчы сәхифә тулысы белән татар матбугатында (Т.Я) дөнья күргән әлеге шәхескә багълы( мин фәкыйрь  бәян иткән ) истәлекләрдән гыйбарәт… Аның “Толым” исемле  үзәк өзгеч бер хикәясе дә бар иде ..  Кызганыч ки, мәрхүм авторның кулъязмалары арасында  анысы табылмаган…

Рөстәм Зарипов, «Ватаным Татарстан».